Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә хәйриячелек буенча попечительләр шурасы утырышы узды

Узган ел Әлмәт төбәге предприятиеләре, оешма-учреждениеләре тарафыннан 412 миллион сумнан артыграк бәядә хәйрия ярдәме күрсәтелгән.

Иганәчелек итүчеләр былтыр үткәннәр белән чагыштырганда мохтаҗларга күпкә хәерхаһлы булган. Бу хакта хәйриячелек буенча попечительләр шурасы утырышында әйтелде.

Анда 2012 елда төбәктә хәйриячелек эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар. Утырышта билгеләп үтүләренчә, соңгы 6 ел эчендә җирлектә хәйриячелек тормыш-көнкүрешнең аерылгысыз өлеше булуын раслый. "Ел саен игелек кылучылар саны һәм иганә ярдәме күләме, сыйфаты арта",-дип ассызыклады чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау буенча урынбасары Равил Хәйрулин. Әйләнә-тирә мохитта уңайлы яшәү шартлары тудыру, мохтаҗларның матди хәлен яхшырту, аз керемле, эшсез гаиләләргә, инвалидларга социаль реабилитация ярдәмен арттыру, медицина ярдәмен камилләштерү, аналар һәм балалар хокукларын яклауга ярдәм һәм башкалар - бу гамәлнең максаты. Бүген Әлмәттә 4 хәйрия фонды гына эшли: нефтьчеләрнең "Милосердие"-"Шәфкатьлелек", Дума депутаты Ришат Әбүбәкеровның "Кайгырту", шулай ук "Яз" һәм "Росток" - бу эшләрдә актив катнашучылар һәм башлап йөрүчеләр. Узган ел Әлмәт төбәге предприятиеләре, оешма-учреждениеләре тарафыннан 412 миллион сумнан артыграк бәядә хәйрия ярдәме күрсәтелгән. 2010 елда бу күрсәткеч 297 млн сум булса, 2011 елда 225 млн сум төшкил иткән. Җирлек ветераннары, ярдәмгә ихтыяҗы булганнарга булышудан тыш, узган ел изгелек үрнәге - су басулар вакытында да, Краснодар краендагы бәхетсезлек очракларында да нефтьчеләр ярдәм кулын беренче сузды. Торакларын су яраксыз хәлгә китергән әлмәтлеләргә фатир алу өчен сертификатлар, Крымскига 5 КАМАЗ гуманитар ярдәм җибәрде.

Ел саен попечительләр шурасы утырышында ел хәйриячесе бәйгесендә җиңүчеләрне игълан итәләр иде. Быелгы җиңүчеләр исемлегендә попечительләр төгәлсезлекләр сизеп калды. Хәйрия күләмен бәяләү критерийлары эшләнмәгән булу моңа сәбәпче. Шура әгъзасы Рөстәм Мөхәммәдиев сүзләренчә, иганәчелек күләмен тәгаенләргә алынганбыз икән, төбәк үсешенә, җирлек кешеләренә күрсәтелгән ярдәмгә өстенлек бирелергә тиеш. Шуңа күрә бәйге җиңүчеләре соңрак тәфсилле анализдан соң гына билгеле булачак. Шунысын искәртү кирәктер, 412 млн сум ахыргы нәтиҗә түгел. Чөнки Әлмәт хәйриячеләре арасында "игелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер" принцибы буенча эш итүчеләре дә бар.

Р.S.Кызыклы факт:1899 елның 1 гыйнварына Рәсәй империясендә 14 854 хәйрия учреждениесе булган. Шуларның 7349 ы хәйрия җәмгыятьләре һәм 7505-е хәйрия йортлары.

Ләйләгөл Минаева

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250