Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды

Анда Россия Герое, II дәрәҗә Кутузов орденлы 31 нче гвардия аерым десант-штурм бригадасы полковнигы Геннадий Анашкин һәм биредән делегация, хезмәттә булган якташларыбыз да катнашты.

Алар хәрби комиссариатның эшчәнлеге белән таныштылар, Әлмәт дәүләт нефть институтының быел армиягә чакырылучы чыгарылыш студентлары белән очраштылар, шулай ук политехникумда, "Боевое братство" иҗтимагый оешмасының һава-десант гаскәре ветераннары янында булдылар. Ульяновскидан килгән делегатларны район башлыгы Мәҗит Салихов та кабул итте.

Әлеге хәрби часть белән әлмәтлеләрнең дуслыгы күптәннән. Бик еш кына үзебез концертлар, бүләкләр белән анда барабыз, үзләре дә Әлмәткә кайткалый, 9 Майдагы парадта катнашалар. Монда йөздән артык Әлмәт егете хезмәт иткән инде. Бүген дә хезмәттәшлек дәвам итә. Геннадий Анашкин безнең якташларның әйбәт хезмәт итүен, хәрби бурычларын намус белән үтәүләрен, физик яктан чыныккан булуларын әйтте. Россия Герое бүген хезмәттә булган Кичү егете Сергей Александров һәм Түбән Мактамадан Марат Хәйруллинның әти-әнисенә частьның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Хәрбия хезмәткә язгы чакырылышта Әлмәт муниципаль районыннан 240 егет китәчәк. Алар Ватан алдындагы изге бурычларын үтәргә әзер - егетләр дә, аларның әти-әниләре дә сәхнәдән шулай дип белдерде. Үзешчәннәр егетләргә хәерле юл теләп җыр-биюләрен бүләк итте.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса