Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр

"Бер-береңә хөрмәт, үзара аңлашу һәм мәхәббәт - бәхетле, озын гомерле гаиләнең нигезе" - гаилә корып, 50 ел бергә гомер иткән Бектяшевлар һәм Афанасьевлар яшьләргә шундый үгет-нәсихәттә.

Алтын юбилейлары белән бүген аларны мәдәният һәм ял паркы сәхнәсендә ЗАГС идарәсе котлады.

Социаль яклау идарәсе Халыкара гаилә көнен ел саен хәйрия акциясе белән билгеләп үтә. Бүген дә күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә бүләкләр тапшырылды. Андыйлар районда бүгенге көндә 1400 дән арта. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Закирҗан Шакирҗанов сүзләренчә, ел саен әлмәтлеләргә төрле дәрәҗәдәге чыганаклардан 40 млн. сумнан артык ярдәм күрсәтелә.

Бүген билгеләп үтелгәнчә, Әлмәт хатын-кызлары берлеге башлангычы белән төбәктә күпбалалы гаиләләр ассоциациясе төзелә. Аны күпбалалы, мәрхәмәтле ханым, быелгы "Ел хатын-кызы" республика бәйгесе җиңүчесе Оксана Боброва җитәкләячәк.

Быелгы гаилә көнен фотокүргәзмәләр, спорт ярышлары, уен-викториналар, музыкаль композицияләр белән киң масштабта билгеләп үтәләр. Мәктәпләр, балалар бакчалары, китапханәләр дә бу чараларның актив катнашучылары.

Быел Халыкара гаилә көне чараларына сәламәтлек саклау идарәсе дә кушылды. Паркта СПИД-үзәк белгечләре "ВИЧ турында беләсеңме?" дигән анкета һәм теләүчеләргә экспресс-тест уздырды.

Әлмәтнең хатын-кызлар берлеге перинаталь үзәге булган балалар шифаханәсе белән берлектә "Ак кораблар" акциясе уздырды. Хәйрия чарасыннан кергән акчага балалар поликлиникасындагы сабыйлар өчен мини-бассейн төзекләндереләчәк.

Ләйләгөл Минаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250