Элек тә, төгәлрәге, 1917 елга кадәр геройларга игътибар күрсәтү булган. Ул чакта Георгий кавалерлары хөрмәтләнгән. 2007 елдан башлап 9 декабрьдә Советлар Союзы, Россия Федерациясе, Дан ордены, Социалистик Хезмәт Геройлары данлана. Һәр елны Әлмәттә дә батырлар хөрмәтенә Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында чара оештырыла. Менә бүген дә хезмәт каһарманнары паркка җыелды.
Әлмәт геройларга бай. Паркта Геройлар аллеясында гына да 25 хезмәт каһарманның бюсты урнаштырылган. Алардан тыш безнең Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыклары белән Советлар Союзы Герое, Дан орденының тулы кавалерына лаек булган шәхесләребез бар. Әлмәттә Россия герое да гомер кичерә. Кызганыч, геройларның да сафы елдан-ел кими бара. Чарага аларның тол калган хатыннары чакырылган иде. Аллеядагы бюстларга төшерелгән фидакарьләрнең күбесе бүген арада юк. Бәйрәм чарасы аларны искә алып, чәчәкләр куюдан башланды.
"Ассоль" кафесында бәйрәм сәбәпчеләрен концерт номерлары, кадетлар белән очрашу көтеп тора иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин, "Татнефть" ААҖ профсоюз комитеты рәисе урынбасары Андрей Зимин хезмәт батырларына рәхмәтләрен җиткерде. Герой исеменә лаек булучылар төрле тармакта хезмәт куйганнар - кайсыдыр бораулаучы, нефтьче, кемдер төзүче. Әлмәт үсешендә аларның керткән өлеше бәһалап бетергесез.
Герой исеменә лаек булу җиңел булмаган. Элек күпчелек эш кулдан башкарылган, хәзерге кебек шартлар булмый. Очрашуга килгән геройларның барысы да мәртәбәле дәрәҗәгә бары тик тырышлык, хезмәтсөючәнлек белән ирешергә мөмкин булуын ассызыкладылар.