Реклама
Әлмәтлеләр рәхәтләнеп күңел ачты һәм бәйрәм итте.
Кичә 8 июльдә Әлмәтнең Мәдәният һәм ял паркында гаиләләрне зурладылар. Закировлар, Магановлар һәм Галиевларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырдылар. Бердәм гаиләләр, тигез парлар дәүләтнең иң кыйммәтле байлыгы булып тора. Татулыкка этәргән сабырлыкның кеше холкындагы иң төп сыйфат икәнен, Әлмәт халкын район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин исеменнән бәйрәм белән котларга килгән җитәкче урынбасары Алексей Грушин да искәртеп үтте. Әлмәттә гаилә институтының үсеше өчен зур эшләр башкарылуын әйтте ул.
Әлмәт ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова да озын гомерле гаиләләрнең арабызда күбрәк булуын теләп калды. Бердәмлектә һәм татулыкта тәрбияләнгән балаларның киләчәге матур булуын, гаиләне дә иң элек балалар хакына саклап калырга кирәклеген искәртте. Алтын, якут, көмеш туйларын быел билгеләп узган 10 парга медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.
Гүзәлия һәм Илшат Гәрәевлар:
-Моннан нәкъ бер ел элек бер туйда танышкан идек. Быел исә танышкан
көенебездә туй да иттек. Мәхәббәт ул көтмәгәндә генә килә икән. Гүзәлиягә бер карап алу җитте - үземнең кеше икәнен шунда ук аңладым. Безнең кебек бер күрүдә гашыйк булучылар артсын, парлар бер-берсен табып кавышсын иде. Ни дисәң дә гаилә булып яшәве дә җиңел, авырлыклар да әллә ни куркытмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+