Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә экономияләнгән акчаларга түбә алыштырыла

Торак йортларга капиталь ремонт үткәрү программасының быелгы исемлегенә Әлмәтнең 35 күпфатирлы йорты кертелгән иде. Бу максатка дүрт чыганактан - федераль, республика һәм җирле бюджетлардан, шулай ук йортларда яшәүчеләрдән барлыгы 267 миллион сумнан артык акча юнәлтелде.

Торак-коммуналь хуҗалык департаментыннан алган мәгълүматларга караганда, бүген шәһәрдә һәм районда агымдагы елгы капиталь ремонт тәмамланган дип әйтергә була. Берничә йортта җитешсезлекләр өстендә эшләү бара. Моннан тыш, тагын дүрт йортка бәхет елмайган. Экономияләнгән акчага хәзерге вакытта Түбән Мактамадагы Совет урамының 96, Тимирязев урамындагы 9, Маяковский, 58, К.Цеткин урамындагы 14 нче йортларның түбәләрен алыштыру бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса