Реклама
Синоптиклар фаразлаган давыллы яңгыр Әлмәтне дә сынады. 26 июньдә көчле җил дистәләгән агачны аударды.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларынча, давыл вакытында Тихоновка авылында бер йорт зыян күргән. Җил-давыл зарар китергән иң күп мөлкәт - автомобильләр. Давыл көнне эчке эшләр бүлегенең дежур частена автомобильләренә агач ботаклары төшкән, агач ауган машина хуҗаларыннан 17 шалтырату булган. Зыян күләме әлегә билгеле түгел. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Грезнев белдергәнчә, кеше сәламәтлегенә зыян килү очраклары теркәлмәгән. 26 сыннан 27 июньгә каршы төндә барлык оператив хезмәтләр дә көчәйтелгән режимда эшләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы