Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә «Can-Am Trophy Russia - 2016» ярышы уза (+ фотолар)

Инде алты ел рәттән бу бәйгенең берничә этабы Татарстан җирлегендә уза. Быел да Әлмәт илкүләм ярышны кабул итте.

Быелгы турнирга бераз үзгәрешләр дә кертелгән. Беренчедән, ярышның этаплары кыскарган- өчтән икегә. Әмма узыш көннәре киресенчә озынайды, катнашучылар үтәргә тиешле дистанция дә димәк озынрак һәм мавыктыргычрак булачак. Оештыручылар аны хәтта 860 чакрымга сузылыр диләр!

Россиянең 43 шәһәреннән һәм Казахстаннан килгән спортчыларның һәрберсе әлеге ярышның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп узды.

«Can-Am Trophy Russia 2016» ярышының беренче этабы 4 көнгә сузылачак. Чәршәмбе көнне «Нефтьче» мәйданында чараның ачылу тантанасы булды һәм ярышларга старт бирелде. Бөтен илне гизгән данлыклы спортчыларны күрер өчен шактый халык җыелды һәм кинәт кенә башланган яңгыр да тамашачыны мәйданнан куа алмады - оста спортчыларның куркыныч трюкларын, шоу-программаларын карап тору аеруча кызык булды.

Тамаша шимбә көнне алдынгыларны бүләкләү тантанасы һәм лазерлы шоу белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса