Көн темасы

Әлмәттә быел 5 спорт мәйданчыгы төзеләчәк

Башкалабыз илнең спорт үзәгенә әйләнә бара. Татарстанда һәвәскәрләргә дә, профессионалларга да спорт белән шөгыльләнү өчен иң яхшы шартлар тудырылган. Әлмәтлеләр дә бу яктан горурлана ала. Шәһәр һәм райондагы 586 спорт объекты янына быел башкалары өстәләчәк.

Дөньякүләм дәрәҗәдәге ярышларның бездә дә уздырылуы күп нәрсә сөйли. Казанда үткән Универсиада белән сокланулар туктарга да өлгермәде, быел кабат башкалабыз су спорты буенча дөнья чемпионатын кабул итте. Әлеге ярышларда Татарстан спортчыларының да катнашуына сөенми мөмкин түгел. Киләчәктә аларның саны тагын да күбрәк булуына, бүгенге спортчыларга яшь алмаш килүенә ышаныч зур. Бу ышанычны безгә республика Президенты программаларының бернигә дә карамыйча уңышлы тормышка ашырылуы бирә. Саннарга гына күз салыйк. 2013-2014 елларда гына да Татарстанда барлыгы 322 спорт мәйданчыгы төзелгән. Быел 10 спорт объектын файдалануга тапшыру күздә тотыла, аларның бишесе йөзү бассейны белән. Объектларның һәммәсе федераль программа кысаларында һәм республика бюджеты хисабына төзелә.

Әлмәттә дә ел саен спорт корылмалары сафка бастырыла. Бүген бездә 23, шул исәптән 17 ябык бассейн исәпләнә, яссы өслекле корылмалар саны 298. Республика Президенты инициативасы белән булдырылган комплекслы универсаль спорт мәйданчыклары программасы нефтьчеләр башкаласына да килеп иреште һәм балаларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә шатландырды.

- Безнең ишегалдында узган ел спорт мәйданчыгы ясадылар. Моңа кадәр улыбыз футбол уйнарга юл аша чыгып, башка йорт ишегалдына йөри иде. Кайтканын кайгырып көтә идек. Хәзер барысы да күз алдында, янәшәдә генә. Вакытларын ничек уздырырга белми йөргән малайларның да бүген кайсы туп тибә, баскетбол уйный, - дип сөенә һәм республика программмасына рәхмәтләр укый Ленин урамындагы 125 нче йортта яшәүче Галия Шәрипова.

Быел калабызда беренче спорт мәйданчыгы 4 августта Чапаев урамындагы 4 а йорты ишегалдында ачылачак. Шулай ук тиздән Волгоградская урамындагы 21, Тимирязев урамындагы 39 нчы, Шевченко урамындагы 2 г йортлары ишегалдында һәм "Дуслык" микрорайонында да шушындый ук мәйданчыклар куллануга тапшырылу уңаеннан бәйрәмнәр көтелә. Агымдагы елда Түбән Мактама бистәсендә дә спорт комплексы төзелеше планлаштырыла. Бүген районда 84 ишегалды спорт мәйданчыгы, 46 хоккей тартмачыгы бар. Аларның 23 е авыл җирлекләрендә урнашкан. "Татнефть" компаниясе ярдәме белән 14 хоккей корты ясалма өслекле универсаль спорт мәйданчыкларына үзгәртелде.

Спорт объектларының күплеге калабызда эре ярышлар уздырырга мөмкинлек бирә .Узган ел төбәктә төрле дәрәҗәдәге 262 чемпионат, беренчелек, турнир уздырылган. Аларның 2 се халыкара, 13 е Бөтенроссия, 19 ы республика ярышлары. Быел исә бер халыкара, алты Бөтенроссия, 11 республика күләмендәге спорт чарасы оештырылды. Тудырылган шартлар күркәм нәтиҗәләрен дә бирә. Әлмәт спортчылары ярышлар пьедесталыннан төшкәне юк дисәң дә була. Җиңүләрне, казанышларны санап чыгу мөмкин түгел. Районда 13 спорт федерациясе һәм 10 клуб эшли, ел саен унбер спартакиада уздырыла. Кайбер спартакиадаларга ГТО нормалары да кертелде.

Әлбәттә, спорт белән шөгыльләнгән бөтен кешегә дә профессионал булырга димәгән. Спорт - ул иң беренче чиратта сәламәт яшәү рәвеше. Моны аңлаучыларның елдан-ел арта баруы куандыра 2012 елда халыкның 31,15 проценты физкультура белән даими шөгыльләнсә, узган ел аларның саны 4,77 процентка арткан. Бу шуның кадәр кеше үзенең сәламәтлеге турында кайгырта дигән сүз. Ә инде балалар һәм яшьләрнең буш вакытларын әнә шулай файдалы уздыруын бернинди бизмәнгә салып үлчәп булмый.

Реклама

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әлмәттә быел 5 спорт мәйданчыгы төзеләчәк
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Көн темасы