Әлмәттә бурычлылар белән “КИТ”лар көрәшәчәк
Яңа елны ничек каршыласаң, ел буе шулай була дигән юрама бар. Әлмәтлеләр бәйрәмне ничек каршылый икән?
Чынлап та, күпләр Яңа елга өйләрен тәртипкә китереп, алыш-бирешләренә исәп-хисап ясап, булган әҗәтләрен кайтарып аяк басарга тырыша. Ләкин әле арада бурычларын бирергә ашыкмаучылар да бар икән. Бүген әлмәтлеләрнең торак-коммуналь предприятиеләр алдындагы бурычы 367 миллион сум тәшкил итә. Шуның 206 миллионнан артыгы кайнар су һәм җылылык өчен. Салкын су һәм канализация хезмәтләре өчен 112 815 413, торакчыларга 48 миллион 482 мең сум кайтарырга кирәк.
Торак йортларга 28 идарәче компания һәм 17 торак милекчеләре ширкәте (ТМШ) хезмәт күрсәтә. Араларында йортларда яшәүчеләренең бурычы булмаган бер генә идарәче компания дә, ТМШ да юк. Идарәче компанияләрнең һәм коммунальчыларның чаң сугуы аңлашыла. Әгәр торак-коммуналь хезмәтләр өчен һәркем үзвакытында түләп барса, күпме подъезд яңарыр, тәрәзәләр, суүткәргечләр алыштырылыр һәм башка эшләр башкарылыр иде дә бит. Мисал өчен, алдынгылар рәтендә баручы "Надежда" җәмгыятенең генә дә торак хезмәтләре өчен 5 миллион 302 мең, "Әлмәт-Водоканал"га 8 миллион 500 мең, җылылык челтәре предприятиесенә (АПТС) 8 миллион 386 мең сум акча җыясы бар. "АСЦЖ" җәмгыяте хезмәт күрсәтүендәге йортларда яшәүчеләрнең коммунальчылар алдындагы әҗәтләре тагын да күбрәк - барлыгы 31 миллион чамасы, торак хезмәтләре өчен җыелган бурычны да өстәсәң, 33 миллион сум чамасы килеп чыга. Исемлекне озак дәвам итәргә була.
Бүген торак-коммуналь предприятиеләрдә эшләүчеләр барлык эшләрен читкә куеп фатирдан фатирга йөрергә мәҗбүр. Тик һәркем дә бурычын кайтарырга ашыкмый. Болай булгач, Яңа елны сусыз каршыларга туры килмәгәе. Ә менә бурычлары күп булганнар бәйрәм көннәрен чыннан да канализациясез уздырачаклар. "Әлмәт-Водоканал" җәмгыяте, аптырагач, бурычлыларның канализациясен ябу өчен "КИТ" системасы сатып алган.
Канализацияне ябу өчен бурычлыларга керү кирәкми - чарлак яки түбәдән төшерелгән камера кирәкле фатирны үзе эзләп таба һәм гомуми торбага тоташа торган урында фатир канализациясен томалый. Күргәнебезчә, үзвакытында исәп-хисап ясап баручы күршеләр дә, йортта яшәүче башкалар да зыян күрми.
- Уртак канализациягә юл бурычлы әҗәтен кайтарып ике тәүлек узганнан соң аның хисабына ачылачак, - диде торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Дамир Әскиев. - Бу аларга 6 мең сумга барып төшәчәк. Боларның барысы да закон нигезендә эшләнә.
Башка төбәкләрдә бурычлылар белән көрәштә үзен нәтиҗәле итеп күрсәткән "КИТ"лар 20 декабрьдән бездә дә куела башлады инде. Һәрхәлдә, Шевченко урамындагы 70 һәм 80 нче йортларда яшәүче бурычлылар канализация ябуның нәрсә икәнлеген тоярга өлгерде.
Сүз дә юк, бурычны туплавы җиңел, ә менә түләве бик авыр. Андыйларга идарәче компанияләре белән килешү төзеп, бурычларын һәр айга бүлеп өлешләп кайтару рөхсәт ителә. Без дә әлмәтлеләрнең Яңа елны проблемаларны чишеп, күтәренке кәеф белән каршылауларын телибез.
Ирина Апачаева
Людмила ВОРОНИНА фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа