Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә бүген сайлаулар бара (+ФОТОЛАР)

Бүген республика буенча муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар уздырыла. Мондый сайлаулар Әлмәттә дә бара.

Шәһәр һәм район Советларына өченче чакырылыш депутатлар ике ел элек сайланган иде. Бүген теге яки бу сәбәп аркасында киткән депутатлар урынына башкалары өчен тавыш бирәләр. Әлмәттә 2 нче бермандатлы Интернациональ сайлау округы буенча Әлмәт шәһәр Советына депутат сайланачак. Әлеге округ үз эченә 4 сайлау участогын ала. Алар 4 нче мәктәп, Росреестр, мәшгульлек үзәге, «Дорожник» клубы биналарында урнашкан. Без мәшгульлек үзәгендәге 777 нче участокта булып, сайлауларның ничек баруы белән таныштык. Әлеге участокта 1947 сайлаучы теркәлгән. Сәгать унынчы яртыга 81 кеше үз тавышын биреп китте.

Участок рәисе Владимир Есин белдерүенчә, халык гадәттә соңрак килә башлый икән. Гадәттә сайлауларда 70-80 проценты килә. Моңа кадәр сайлау барышында хилафлыклар теркәлгәне булмаган. Бүген дә күзәтүчеләр, кандидатларның ышанычлы затлары тезелеп киткән, һәр хәрәкәтне күзәтеп утыралар. Алар әлегә барысы да закон буенча баруын искәрттеләр Шулай ук сәүдә оештырылган. 2 нче Интернациональ сайлау округы буенча депутатлыкка кандидат булып 7 кеше теркәлгән.

Сайлаулар кайбер авылларда да бара. Шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова әйтүенчә,

сәгать 10 га шәһәрдә сайлаучыларның 6,5 проценты тавыш биргән, районда әлеге сан югарырак - 19 процент. Шәһәрдә алдан тавыш бирү мөмкинлегеннән 135 файдаланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса