Әлмәттә балаларга фатир өләштеләр [+ФОТОЛАР]
Һәркем үз яшәү почмагын булдыру турында хыяллана торгандыр. Арада озак еллар буе тулай торакта, ишле гаиләләре арендага фатир алып, күп акчалар түгеп яшәүчеләр дә бар. Пәнҗешәмбе көнне шундый 20 гаилә урамына да бәйрәм килде - аларга бөтен шартлар тудырылган фатир ачкычлары тапшырылды.
Алдагы язмаларыбызның берсендә без район башлыгының күп һәм инвалид балалар тәрбияләгән гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча максатчан эш башлавы турында хәбәр иткән идек. Һәм менә, ниһаять, РФ Оборона министрлыгы 8 Март урамындагы 32 нче йортта бушаган фатирларны муниципаль милеккә тапшырган. Нәтиҗәдә 20 кеше социаль найм буенча фатирлы булып та куйды. Алар арасында 14 гаилә хроник авыруларның авыр формасыннан интегүче инвалид балалар тәрбияләүче, 4 есе күпбалалы иде. Шулай ук исемлектә янгыннан нык зыян күргән бер гаилә һәм сугышчан гамәлдә катнашучы Рамил Әхмәтгәрәев та кертелгән. Гомумән алганда, районда 2 меңләп күпбалалы, 619 инвалид бала тәрбияләүче гаилә санала.
- Кызганычка, мохтаҗ һәркемне дә фатирлар белән тәэмин итә алмыйбыз. Нәкъ шушындый ук шартларда булган тагын 54 гаилә кала. Районда торак шартларын яхшыртуны 900 гаилә көтә. Араларында 15-20 шәр ел чиратта торучылар да бар. Исемлекне депутатлар, җәмәгатьчелек җыелып, барлык таләпләрне карап, торак шартларын өйрәнеп төзеде. Төбәктә авыру балаларга шартлар тудыру дәвам итә. 21 нче мәктәптә ремонттан соң аутизмлы балалар укый алачак, - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин Яшьләр үзәгендә ачкыч тапшыру тантанасында.
Яңа ел бүләкләре дә өләшеп, балаларны икеләтә сөендерделәр. Тантанада соң һәркем фатирларына ашыкты. Моның өчен аларга махсус автобус та бүлеп бирелгән иде. Район башлыгы җиде бала анасы Анна Грековаларда булды. Гаилә тагын игезәкләр көтә икән. Иркен, якты фатирда хәзер бала үстерү өчен барлык шартлар да бар.








.jpg)



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia