Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә балалар көне узды [+ФОТОЛАР]

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне иде.

Әлеге бәйрәмне билгеләп үтә башлауга да инде 90 елдан артык вакыт узган. Гадәттәгечә, быел да әлмәтлеләр балаларны сөендерде. Нинди генә концерт номерлары, сабыйлар өчен мастер-класслар, интерактив уеннар, спорт ярышлары узмады?!
Бәйрәмнең тантаналы өлеше концерт номерлары белән бергә парк сәхнәсендә барды. Матур балачак өчен районда алшартлар тудырылып тора. Моны район башлыгы Айрат Хәйруллин да үзенең котлау чыгышында ассызыклап үтте. Без туучылар саны буенча республикада лидерлар. Узган ел 3268 бала дөньяга килгән. Һәм барысы да диярлек тулы гаиләләрдә тәрбияләнә.

Спорт мәйданчыклары ел да сафка баса, яңа бакчалар төзелә, мәктәпләргә капиталь ремонт керә, укучылар өчен төрле бәйгеләр уза. Хәтерләсәгез, узган ел "Минем яраткан ишегалды" проекты кысаларында районда 30 заманча балалар мәйданчыгы төзелде. Быел "Бир бишне" онлайн технопарк мәктәбе ачылып, дистәләгән сәләтле укучы өчен үзләрен таныту мөмкинлеге тудырылды.


Күпбалалы гаиләләрнең артуы да балаларның имин тормышта үсүен күрсәтә. Әлмәт районында 1705 күпбалалы гаилә исәпләнә. Аларга һәрдаим ярдәм күрсәтелеп килә. Менә ул көнне дә шундый гаиләләр телгә алынып, берничәсенә рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Наталья Ерофеева 9 (!) баласына да назлы әни була белгән көчле зат. Өч баласы үзенеке, калганнарын асрамага алганнар. Һәр сабый тигез шартларда яши. Бу матур гаиләгә истәлекле бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса