Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә автомашиналарны басу фактлары арта

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге шәһәр җирлегендә автомашиналарны басу фактлары артуга нык борчыла.

Полиция бүлегендә 2013 ел башыннан гына алганда да әлеге очраклар буенча 7 җинаять эше кузгатылды.
30 ыннан 31 гыйнварга каршы төндә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге дежур частена билгесез кешеләрнең автомашиналарга үтеп керүе турында берьюлы ике хәбәр килеп ирешә. Ике очракта да видеорегистраторлар урланган. Күрүчеләр автомобильләрне баскан яшьләрнең Жуковский урамындагы "Пятерочка" кибете ягына таба йөгергәнен әйтәләр. Хәбәр тиз арада шул сменадагы барлык патруль экипажларына таратыла. Полиция хезмәткәрләре К. Цеткин урамындагы 61 нче йорт ишегалдында ВАЗ-21099 автомашинасы янында тәмәке тартып торучы, күргән кешеләр тасвирлаганга охшаган, ак бүрекле яшь кешегә игътибар итәләр. Әлеге автомашинаны тикшергәндә арттагы утыргычта җәймә астында пакет табыла. Анда 7 антирадар, 2 видеорегистратор һәм навигатор салынган була. Тоткарланучылар машинада табылган әйберләрнең урланган икәнлеген таныйлар. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 нче - "Урлашу" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды.
Автомобильләрне басуның төрле юллары бар. Иң киң таралганы - машина тәрәзәсен ватып эчкә үтү. Шулай ук бикләмичә калдырылган автомашиналар салоннарыннан әйбер урлау очрак- лары да еш була. Караклар күзәтүсез калдырылган бар нәрсәгә - тәгәрмәчләр, автопокрышкалар, навигаторлар, видеорегистраторларга "хуҗа" булырга гына торалар, салонда калдырылган шәхси әйберләрне алудан да тайчанмыйлар. Еш кына төнгелеккә урамда яки йорт ишегалдында күзәтүсез калдырылган автомобильләр караклар күзенә чалына.
Статистика күрсәткәнчә, кайбер автомобиль хуҗалары берничә минутка гына киосккамы, кибеткәме туктаганда яки АЗСта түләргә барганда транспорт чарасын бикләп тормый. Ләкин шушы кыска гына вакыт эчендә дә карак салонда калдырылган әй- берләрне урлау гына түгел, машинаны куып алып китәргә дә өлгерергә мөмкин.
Милкегезнең сакланышын тәэмин итү максатында полиция хезмәткәр- ләре сезне уяу булырга чакыра. Сәүдә үзәкләре янында туктаганда машинагызны видеокүзәтү камералары күрә торган зонада калдырырга тырышыгыз. Машинадан азга гына чыкканда да аны бикләгез, караклар күзенә чалынырдай әйберләрне яшерегез. Кыйммәтле әйберләрне күзәтүсез калдырмагыз.
Машинагызны баскан булсалар, шунда ук полиция чакыртыгыз. Салонда бернигә дә тимәгез, ишек тотка- ларына кагылмаска тырышыгыз - анда каракның бармак эзләре калуы ихтимал. Якын-тирәдән шаһитлар табарга тырышыгыз, күрүчеләр булса каракларның кыяфәт-чалымнары турында сорашыгыз.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса