Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә ашлык мәйданнарының яртысы суктырылган

Бу хакта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә.

Идарә начальнигы Наил Усманов сүзләренчә, бүгенгәчә хуҗалыкларда 20 мең гектар мәйдан урып-җыелган. Бу 54 мең тонна көзге бодай һәм арыш басулардан җыелып амбарларга озатылган дигән сүз. Уртача уңдырышлылык гектарынна 25,5 центнер тәшкил итә.
- Бүген басуларда 91 комбайн тулы көченә эшләп килә. Барлык комбайнчылар да үзебезнеке, читтән килгәннәр юк быел, - ди Наил Усманов.
Көзге урып-җыю эшләренә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 17 июльдә төшкәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса