Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә алкогольгә каршы рейд дәвам итә

Июль иртәләренең берсендә алкоголь инспекциясе вәкилләре, полиция хезмәткәрләре, башкарма комитетның сәүдә һәм кулланучылар хезмәте бүлеге белгечләре белән берлектә журналистлар да алкоголь продукциясе әйләнеше белән бәйле законнарны бозучыларны ачыклау рейдына чыкты.

Мәгълүм булганча, Закон нигезендә алкоголь продукциясен (шул исәптән сыраны, хәзер ул да алкоголь продукциясенә керә) ваклап сатуга вакыт чикләре билгеләнде. Кичке 10 нан иртәнге 10 га кадәр бу төр продукция сатылмаска тиеш.

Әлеге тикшерүче органнар мондый рейдларны, гадәттә, атнага ике тапкыр уздыра. Әйтүләренчә, дүшәмбе рейдында 5 сәүдә ноктасының икесендә закон бозу очрагы ачыкланган һәм хуҗаларга беркетмә төзелгән. Административ җаваплылык турындагы кодекс нигезендә бу җитешсезлек өчен юридик затларга 3 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф каралган.

"Минем иртә баш төзәтүдән башлана" диючеләргә сатучылар каршы тора аламы? Сорауга җавап эзләп комиссия 17 ләп сәүдә ноктасын һәм алкоголь сату хокукы булган барларны урап чыкты. Берсе дә "ялган клиент" провокациясенә бирешмәде. "Сатучылар закон хәрефе белән эш итә икән", - дигән уй белән рейдка нокта куярга торганда соңгы тукталыш - Гафиатуллин урамы, 21а адресындагы кибет сатучысы "безнең егеткә" литр ярымлы шешә белән сыра сатып җибәрде. 10 туларга 20 минут кала булды бу алыш-биреш. Тыю вакыты чыкмаганлыкны күз уңында тотып булса кирәк, сатучы шешәнең ярлыгын ертып алган. Клиент артыннан ишек ябылуга алкоголь инспекциясе вәкиленең әле генә киштәдән төшкән шешә белән керүен күргәч ханымның йөзе үзгәрде. Ул минутларда, белмим, сатучы үзен битәрләгәндерме, сатып алучыны каргагандырмы?! Соңгысына күбрәк эләккәндер, мөгаен. Чөнки аңлатмасында сатучы Г.: "Егет үтереп баш чатный, кичекмәстән төзәтү кирәк дип ялварганга җәлләп саттым", - дип язды. Социаль челтәрләрдәге микроблогта шундый хәбәргә юлыккан идем: "Баш төзәтергә 20 сум акчасы җитмәгән бер эчмәк, әдәплеләр бәйгесендә беренче урын алган". Элеккеге күршеләрем дә шундый иде: хезмәт хакын алган көнне үк типтереп бетерә иделәр дә, бурыч җыя башлыйлар. Әҗәткә сораганда талаш-орыштан гайре нәрсә чыкмаган авызларыннан нинди сүзләр агылганын таң калып тыңлап торасың. Әүлияләр инде менә! Сүзнең көче шундый ул, җәмәгать, ышандыра.

Инспекция белгече кибет хуҗасы - шәхси эшмәкәргә беркетмә төзү өчен инспекциягә чакыру калдырып китте. Җәзаны кем күтәрәчәклеге дә шунда хәл ителәчәк. Хуҗага булса, 3-4 мең, сатучыга 1,5 сум чәпәячәкләр.

Ләйләгөл Минаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250