Әлмәттә 2 сентябрьдә юллар ябыла
Әлмәттә «Татнефть - Әлмәт марафоны» массакүләм җиңел атлетика ярышлары уздырылу белән бәйле рәвештә 2 сентябрьдә 12.00 дә алып 20.00 сәгатькә кадәр түбәндәге юл участокларында хәрәкәт чикләнә:
- Ленин урамы буйлап Тукай проспектыннан Төзүчеләр проспектына кадәрге арада;
- Төзүчеләр проспекты буйлап Ленин урамы боҗрасыннан Бигәш урамы боҗрасына кадәр;
- М. Җәлил урамы буйлап Ленин урамыннан Лермонтов урамына кадәр;
- Лермонтов урамы буйлап М. Җәлил урамыннан Радищев урамына кадәр;
- Радищев урамы буйлап Лермонтов урамыннан Ленин урамына кадәр;
- Чехов урамы буйлап Ленин урамыннан Белоглазов урамына кадәр.
Әйләнеп узу маршрутлары:
- Тукай пр. - Шевченко ур. - Төзүчеләр пр. - Ленин ур. - Әминов ур. - Бигәш ур. - Совет ур. - Белоглазов ур., Чернышевский ур. - Кече Шевченко, Фәхретдин ур., Гафиятуллин урамы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа