Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә 2 дән 3 яшькә кадәрге 709 балага балалар бакчасында урын тәтемәгән

Балалар бакчасына урын электрон чират буенча бүленә башлагач, берәүләр җиңел сулап куйды.

Икенчеләре исә "яхшыга өметләндек, ләкин киресенчә килеп чыкты" гыйбарәсен ешрак искә алды. Моның шулай икәнен төрле структураларга мөрәҗәгатьләр арасында торак-коммуналь хуҗалык проблемаларыннан соң икенче урынны балалар бакчасына чират мәсьәләсе биләве дә дәлилли.

Әлеге проблема хакимияттә узган ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе утырышында күтәрелде. Мәгариф идарәсе җитәкчесенең мәктәпкәчә мәгариф буенча урынбасары Инна Гайфуллина белдергәнчә, Әлмәттә туучылар арту кебек куанычлы күренеш белән бергә балалар бакчаларына чират та озыная. Узган елның 1 гыйнварына бакчага урын көтүчеләр арасында яшь ярымнан җиде яшькәчә 2917 бала булса, бу елның беренче көненә алар 3538 гә җиткән.

Бүгенге көндә шәһәр һәм район балалар бакчаларында 11 мең 366 бала тәрбияләнә. 1 сентябрьгә бушаячак урыннарга тагын 1862 бала киләчәк. Тиешле 15-20 бала урынына бер төркемгә 27-28 бала җыйсаң да, быел 2 дән 3 яшькә кадәрге 709 бала урынсыз кала. Алар киләсе ел исемлегенә күчә. Андыйлар тагын бер елдан бакчада урын буласына өметләнә аламы соң?

- Демография күрсәткечләре балалар санының артуы турында искәртә, 2013-14 елга да әлеге проблема актуаль калачак, - ди Инна Гайфуллина.- "Көнбатыш капка"дагы 270 урынлы бакча файдалануга тапшырылса да җиңел сулап булмас, күрәсең. Биредә һәм "Яшьлек" микрорайонында тагын ике бакча сафка бастыру мәсьәләсен хәл итү зарури. Яшь гаиләләр күпләп күченгән яңа бистәләрдә башка бакчаларга караганда чират берничә тапкырга югарырак.

Әниләр зарына җавап бар

Республикада мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләренә бердәм чират булдырылды. Ягъни 2011 елның 1 мартыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында электрон чират гамәлдә. Ләкин кайбер ата-аналар чиратка басып вакытлар узгач аның алга түгел, киресенчә, артка күчүеннән зарлана. Әлеге фактларга мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Инна Гайфуллина болай дип ачыклык кертте:

- Әгәр әти-әни чиратка, мисал өчен, 2013 елның 1 гыйнварында баскан икән, урын алганчы алар бакчаны алыштыра ала. Яңа бакчага урын исемлегенә алар шул ук 1 гыйнвар числосы белән күчерелә. Ә анда чират элеккегесе белән чагыштырганда алдарак яки арттарак булырга мөмкин, - ди Инна Гайфуллина. - Әти-әниләр авызыннан еш кына "аларның баласы кечерәк, ә бакчада урын алдылар" дигән кинаяле сораулар ишетергә туры килә. Шуны аңларга кирәк: алар урынны баланың туган елы буенча түгел, ә чиратка баскан вакытка бәйле рәвештә ала.

Президент Указы һәм Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә 3 яшьлекләр һәм аннан да өлкәнрәкләр бакча белән беренче чиратта тәэмин ителергә тиешле. Федераль законнар буенча шулай ук күп балалы гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле сабыйлар, инвалид әти-әни тәрбиясендәге балалар да өстенлекле категориягә керә.

Киңәшмәдә ассызыкланганча, авыр тормыш шартларында калган һәм социаль инфраструктура эшен тәэмин итүче (табиблар, укытучылар, социаль хезмәткәрләр һәм башкалар) белгечләрнең балаларына да мәктәпкәчә учреждениеләрдә иртәрәк урын бирү проблемасын хәл итәсе бар.

Район башлыгы сүзләренчә, төбәк бүген мәсьәләне чишүнең бер ысулы - федераль программага керү хәстәрен күрә.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250