Әлмәтнең мәңгелек йортларында тәртипме?
15 июньнән алып 15 июльгә кадәр районда "Хәтер айлыгы" игълан ителде.
Мәгълүм булганча, бу чорда сәнәгать предприятиеләре коллективлары, әлмәтлеләр зиратларны җыештыруга чыга. Шәһәр халкы өчен зиратларга кадәр бушлай рейслар оештырыла, дип хәбәр иттек. Бу акциянең беренче генә оештырылуы түгел. Ләкин алдагы елларда ул бер атна гына дәвам итсә, юбилейлар елы булганлыктан шәһәрнең йөзен тәртипкә салу максатында быелгысын бер айга сузарга уйлаганнар. Юкка түгел...
"Илен белмәгән - игелексез, халкын белмәгән - холыксыз, нәселен белмәгән - нәсәпсез", - дигән борынгылар. Шәҗәрәсен белүчеләр каберстанга бу кадәр үк битараф булмас иде: зиратларны адәм буе чүп үләннәр, куаклар баскан, коймалары ауган, чардуганнары кыйшайган "ятим" каберлекләр җитәрлек, төгәлрәк булсаң, каралганнары бармак белән генә санарлык. Бу манзараны, ни кызганыч, Бигәштәге иң борынгы 1 һәм РТСтагы 2 нче мөселман зиратларында күзәттек. Дөрес, соңгысында эш гөрли. Муниципалитет соравына хәерхаһлы калып, биредә шәһәрнең 4 предприятиесе чистарту белән мәшгуль. Бу изге гамәлгә АЗУЭС 2, Әлмәт торба заводы 9, "ТатАИСнефть" 15 кеше җибәргән. УПТЖ ППД дан 20 кеше. Зират караучы Әхәт Моратов аларга рәхмәтле: "Һәр каберлекне утыйлар, агачларын төплиләр", - ди ул. Аның сүзләренчә, бу гамәл соңгы вакытта ел саен кылына. Ләкин чистарту даими булмаганлыктан, ел дәвамында зират өсте хәйран калырлык хәлгә килә. Эшләүчеләр арасыннан бер ханымның: "Татарлар әрвахны күмә дә, кабер өстенә агач ботагы төртеп китә. Еллар узгач тирә-якка тараласын белмиләр гүя", - диюе ишетелде. Шәһәр халкы шулай ук битарафмыни соң? Бу сорауны Әхәт Моратов: "Халык та эзен суытмый анысы, каралмаган каберлекләрнең хуҗалары (туганнары) юктыр", - дип җаваплады. Авыр уйлар белән чыгу юлына юнәлгәндә, кулына су баллоны тоткан бер ир-ат очрады. Җәлил бистәсеннән килгән Вәли Хисамов булды ул. Газиз әнисе каберенә чәчәкләр утыртып, су сибеп йөрүе.
- Елына ким дигәндә 4 тапкыр киләм бирегә. Коры вакытта чәчәкләр шиңмәсен дип ешрак та кайтырга туры килә. Һәркем үз туганы каберен генә чистартса да бу кадәр үк булмас иде. Мин үзем каберлек эчен генә түгел, тирәсен дә игътибарсыз калдырмаска тырышам. Кайберләре шаккатырлык: чаган куаклары астында калган, адәм кулы тимәгән. Безнең бистә зиратында мондый хәл юк.
Торак-коммуналь хуҗалык департаменты мәгълүматларынча, шәһәрдә 9 зират бар: 3 есе мөселманнарны җирләү өчен, 5 есе христианнарныкы һәм берсе солдат зираты. 2007 елдан барлыгы 85 га мәйданны биләгән зиратларны тәртиптә тотуга "Ритуаль хезмәтләр" салоны җаваплы буларак беркетелгән. Ел саен бу максатларга аңа җирле бюджеттан акча бүленә. Быел, мәсәлән, 1 млн 373 мең сум каралган. Миллион дисәң күп, бүлә башласаң аз сумма, күрәсең. Шуңа күрә ел саен зиратларны чистартуга предприятие-оешмаларны "җигәләр". Тугыз зират аларга кишәрлекләп бүленгән. Былтыр ярдәм сорап чакырылган 49 предприятиенең 40ы булышкан. Бу 960 ка якын кеше 90 машина чүп чыгарган дигән сүз. Быел исә 17 июньнән 7 предприятие: "Әлмәт торба заводы" ААҖ, "АЗУЭС", "ТатАИСнефть", УПТЖ ППД, "Татспецтранспорт" ҖҖЧ, "СМП-Нефтегаз", "Әлмәт җылылык челтәре" ААҖ, "Татнефтегазпереработка" идарәсе РТСтагы мөселман, ДСРКдагы православие зиратларын чистартуга 120 ләп эшчесен чыгарган.
Әлмәтнең иң борынгы зиратларының берсе - беренчесе - Бигәш зираты "джунгли"дан ким түгел. Үзәк юлдан читтәге каберлекләргә хәтта кереп тә булмый. Шулар арасында йөрүче аптыраган кыяфәтле бер ханым күзгә чалынды. Ерак Себердән, Ухтадан кайткан Венера Петрова икән. Бигәш зиратында Венера ханымның әби-бабасы, әти-әнисе җирләнгән.
- Зират бик аяныч хәлдә. Бабамның каберен таптым менә. Биек үлән, куаклар арасыннан әбинекен таба алмыйм әле. Сирәк кайтам. Булса елына бер чистартам инде. Шәһәрдә карап торырлык якын туганнар юк диярлек, - ди ул.
Торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илдус Вәлиханов кулындагы бер төргәккә күз төшкән иде. Беренче зиратны чистартуга чакырылган предприятиеләр исемлеге һәм аларның ихтимал кишәрлекләре схемасы булды ул. Ә исемлектә хәлле, абруйлы предприятиеләр күрсәтелгән. Алар тотынса, шәһәр уртасындагы зиратның "йөзе" тәртиптә булачак анысы. Дөрес, әлеге предприятиеләр бүленгән территорияне мәҗбүри чистартырга тиеш дигән сүз түгел бу. Ә бәлки ахирәтне күз уңында тотып, каберстанны чистартырга чыккан әлмәтлеләргә ярдәм гамәленә чакыру гына.
Шәһәрдәшләрнең зиратларга мөнәсәбәте - бүгенге буынның әхлагы көзгеседер. "Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): "Пакъ булмаганнар җәннәткә кермәс", дигән. Бер хәдисендә исә: "Каберләрне зыярәт итегез, чөнки каберләрне күреп тору үлемне хәтерләтер", - дип искәрткән.
Ләйләгөл Минаева
Лилия Седельникова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа