Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Көн темасы

Әлмәтнең иң матур ишегаллары, подъездлары, балконнары ачыкланды

Менә ничә ел инде шәһәрдә "Чәчәккә күмелгән ишегалды", "Чәчәктә утыручы балкон", "Иң яхшы подъезд" бәйгеләре уздырыла.

Анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Бу үз чиратында калабызда матур ишегаллары hәм балконнарның артуы хакында сөйли. Тырышлыкның, йортларда яшәүчеләрнең берсеннән-берсе уздыра-уздыра ишегалларында чәчәкләр үстерүенә шатланмый мөмкин түгел. Элек кара җир, тәмәке төпчекләре белән тулып яткан газоннар хәзер яздан алып кара көзгә кадәр аллы-гөлле чәчәктә, яшеллектә утыра.
Комиссия әгъзалары язын да, җәен һәм көзен әлеге ишегалларын, балконнарны карап йөри. Подъезд торышлары белән танышырга кыш көне дә киләләр. Азактан бәйгедә катнашучылар бу матурлыкны фотога төшереп, альбом ясарга һәм жюри хөкеменә китерергә тиеш. Җиңүчеләр гадәттә март аенда билгеләнә һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан уздырылган тантанада бүләкләнә. Җомга көнне биредә узган ел яшәүчеләр тарафыннан гөлбакча ясалган ишегаллары билгеле булды. "Чәчәккә күмелгән ишегалды" булып Тукай урамындагы 19 нчы йорт ("Альянс" ҖЧҖ) ишегалды танылды. Герцен урамындагы 80 а йорты ишегалдына ("7 нче ЖЭУ" ҖЧҖ) икенче урын бирелде. Ленин урамындагы 111 ("Надежда" һәм 139 б ("12 нче ЖЭУ") йортлары ишегаллары өченче урынны бүлеште. Төзүчеләр проспекты, 29 ("Темп"), 8 Март урамы, 6 ("7 нче ЖЭУ"), Шевченко урамы, 134 ("12 нче ЖЭУ"), Тимирязев урамы, 17 ("Жилбытсервис-М"), Маяковский урамы, 2 нче ("Альянс") йорт ишегалларын матурлаучыларга район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары әзерләнә. Түбән Мактамадагы Садовая урамы, 21 нче йорт ишегалды район бистәләре арасында беренче урын алды. Ә биредәге Достоевский, 6 ишегалдын шулай ук Рәхмәт хатына лаек дип табылды.
"Иң яхшы подьезд" номинациясендә көч сынашучылардан 8 Март урамындагы 6 нчы йортның, Тимирязев урамындагы 17 нче йортның беренче подьездлары иң матурлар дип табылды. Аларга һәм бәйгедә катнашучы чәчәктә утырган балкон ияләренә - Лена Җиһаншина, Рая Галиәхмәтова, Наталья Гаптелсаттарова, Константин Токмачев, Равил Абушаев, Рушания Нуриева, Газинур Газетдиновка да сәхнәгә күтәрелергә туры киләчәк.
Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса