Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтнең берничә шифаханәсендә зур ремонт бара

Бүген калабызның алты дәвалау-профилактика учреждениесендә капиталь ремонт бара. 29 апрельдә район башлыгы Мәҗит Салихов һәм журналистлар алардагы эш торышы белән танышты.

Әлмәт шәһәренең 60 һәм Татарстанда нефть табыла башлауга 70 еллыкларына әзерләнү кысаларында дәвалау учреждениеләрен яңарту "Татнефть"(компания бу максатларга 68 миллион 427 мең сум акча бүлеп биргән) һәм "СМП-Нефтегаз" ААҖ (9 миллион 100 мең сум) хисабына алып барыла.

Танышу үзәк район шифаханәсенең йогышлы авырулар бүлегеннән башланды. Монда ремонт эшләре 8 апрельдә башланган: 26 миллион 800 мең сумга баклаборатория бинасына капиталь ремонт ясала. Лаборатория үзе Түбән Мактамага күчерелгән, биредә ремонттан соң йогышлы авырулар бүлеге урнаштырылачак. Проект буенча бүлекнең беренче катында һава-тамчы һәм йогышлы эчәк авырулары хасталары өчен ике кабул итү бүлмәсе, 16 койкага исәпләнгән алты палата, процедура, кизү торучы табиб һәм өлкән шәфкать туташы кабинетлары урнашачак. Икенче катта 32 койкалы сигез палата, ординаторлык һәм башка кирәкле медицина кабинетлары булачак. Подвалда исә ярдәмче биналар ясалачак. Ремонтны "АИСК" компаниясе ясый. Аның генераль директоры Наил Миннәхмәтов сүзләренә караганда, шифаханә пациентларына югары уңайлылык тудыру өчен бина тулысынча үзгәртеп корылган. Ремонтны 1 июльгә тәмамлау планлаштырыла.

Балалар шәһәр шифаханәсенең педиатрия стационарында яңа туган сабыйларга реанимация бүлеге кирәклеге турында табиблар бер генә ел әйтми. "СМП-Нефтегаз" ярдәме белән быел хыял, ниһаять, чынга ашарга ошаган: күкрәк балалары өчен бүлектә ун реанимация койкасы пәйда булачак (әлегә алар бала тудыру йортындагы реанимация бүлегендә генә бар). Хәзерге вакытта "АльянсСтрой-К" фирмасы яңа туган сабыйлар патологиясе бүлегендә ремонтны тәмамлап килә. "Стройкомп" ҖЧҖ янгын сигнализациясен монтажлау һәм электрүткәргечләргә ремонт ясау белән мәшгуль.

Әлмәт психоневрология диспансерын ремонтлауга 18 миллион 350 мең сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчага авыш түбә ясала һәм бина фасады җылытылачак. Биредә "АИСК" ҖЧҖ эшли. Диспансерның баш табибы Сергей Лебедев әйтүенчә, бинага инде күптәннән капиталь ремонт кирәк, шуңа күрә дә нефтьчеләрнең ярдәме бик тә урынлы. Быел үз акчаларына диспансерда суд-психиатрия экспертизасы һәм стационарның кабул итү бүлекләренә ремонт уздыру күздә тотыла. Пациентлар тәүлекара була торган бүлеккә дә капиталь ремонт кирәк-кирәген, ләкин моңа әлегә акча юк.

"Стройкомплектация" ҖЧҖ туберкулезга каршы диспансерга капиталь ремонтны узган елның декабрь аенда ук башлап җибәргән. Профнастилдан ике авышлы түбә ябылган, җылылык, су белән тәэмин итү, канализация, шулай ук янгын очрагына каралган су белән тәэмин ителеш системалары алыштырылган. Шифаханәнең палаталарындагы һәм дүртенче каттагы ярдәмче биналарның вентиляция системасына капиталь ремонт үткәрелгән. Ремонт 16 миллион 300 мең сумга барып төшкән.

Бүген диспансерның хирургия бүлеге урнаштырылачак дүртенче катында отделка эшләре башкарыла. Биредә палаталарда санузеллар һәм душ кабиналары белән булачак. Ремонтны тәмамлау вакыты итеп август азагы билгеләнгән булса да, подрядчылар аны 15 майга төгәлләргә вәгъдә итә.

Болардан тыш "Татнефть" ААҖ акчаларына Акташ участок шифаханәсе дә авыш түбәле булачак. Шулай ук тәрәзәләр алыштыралачак һәм бинаның эчендә өлешчә ремонт ясалачак. Габдрахман табиблык амбулаториясендә физиотерапия кабинеты ремонтланган.

Ремонт эшләре белән танышып чыкканнан соң Мәҗит Салихов "Татнефть" һәм "СМП-Нефтегаз" җәмгыятьләренә рәхмәтен җиткерде һәм барлык объектларда да эшләрнең график буенча һәм яхшы сыйфатлы башкарылуын билгеләп үтте.

Лилия Седельникова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250