Реклама
Мәгълүм булганча, узган атнада авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Әлмәт уңганнары җомга көнне, 12 октябрьдә, бәйрәм итте.
Бу уңайдан оештырылган тантанда Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов та катнашты. Алар игенчеләр һәм терлекчеләр хезмәтенең мөһимлеген искәртеп, өстәлләребезне иң кирәкле нигъмәтләрдән өзмәүчеләргә изге теләкләрен җиткерделәр, фидакарьләргә бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы