Әлмәтнең 14 медицина хезмәткәре Сочи Олимпиадасына барачак
Әлмәтнең 14 медицина хезмәткәреннән торган командасы Сочи Олимпиадасына әзерләнә. Спорт чарасында хезмәт күрсәтүгә Әлмәт медицина көллияте, медсанчасть, үзәк район хастаханәсе, ашыгыч ярдәм станциясе һәм балалар хастаханәсе вәкилләре китәчәк.
Өч хирург, ике травмотолог, бер невролог, бер педиатр, ике ашыгыч ярдәм табибы һәм дүрт фельдшер - быел җәй Универсиада да эшләп кайткан әлеге табибларның зур спорт чарасында хезмәт күрсәтү тәҗрибәсе бар. Иң мөһиме, әлеге вакыйга шаһиты булу теләге зур.
Сочидагы Олимпия һәм паралимпия уеннарында медицина хезмәте күрсәтүне оештыру буенча мәгълүмат белән Глеб Шаронов таныштырды. Сочига юнәләчәк төркемнең җитәкчесе ике көнлек сәфәрдә Олимпиада объектлары белән танышып, семинар программасы тыңлап кайткан.
Аның сүзләренчә, бу кышкы уеннар иң компактлысы булачак. Чемпион исеме өчен көрәш тауда һәм яр буенча урнашкан 11 объектта планлаштырыла. Һәммәсе алдынгы технологияләр кулланып торгызылган. Безнекеләр 7 февральдән 23 енә кадәр 2014 елгы Олимпия һәм 7 марттан 16 сына кадәр паралимпия ярышларында эшләячәк. Сүз уңаенда, уеннарда 280 нән артык медик хезмәт күрсәтәчәк.
Глеб Шаронов хезмәттәшләрен шулай ук аккредитация картасы, спорт чаралары зонасы, медикларның хокуклары, поликлиникаларны җиһазланышы, медицина документациясе һәм башкалар турында да аңлатма бирде.
Фикер алышулардан һәм кәефтән күренгәнчә, Әлмәт медиклары Олимпия вахтасына әзер.
Ләйләгөл МИНАЕВА әзерләде
Фото:almetyevsk.tatar.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа