Әлмәтлеләр Вильнюс халкын шаккатырган [+ФОТОЛАР]
Биредә алар милли бәйрәм уздырып кайтты. Бу - безнекеләр җаваплы булган өченче Европа сабантуе, алдагылары Латвия башкаласы Ригада һәм Германия башкаласы Берлинда уздырылган иде.
Рәсми мәгълүматларга караганда Литвада 3000 артык татар яши, быел аларның бу илдә яши башлаганнарына 620 ел тула. Немежис шәһәре татар җәмгыяте рәисе Таирас Кузнецовас билгеләп үткәнчә, шул елларда биредә яшәүче милләттәшләребез телне дә, мәдәниятне дә югалткан. Шунлыктан, Литвада уздырылган сабантуйны алар зур вакыйга буларак кабул иткән.
Бәйрәм Вильнюсның үзәк мәйданында - Вингис паркында узган. Анда Евпопаның 15 иленнән татарлар катнашкан. Сабантуйның мактаулы кунаклары арасында Россиянең Литвадагы вәкаләтле вәкиле Александр Удальцов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Европаның татарлар Альянсы рәисе Флер Шарипов, «Татнефть» ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин һәм башкалар булган. Әлмәт делегациясен район башлыгы Айрат Хәйруллин үзе җитәкләде. Бәйрәм кунакларын сәламләп ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын ирештерде, Немежис шәһәрендәге татарларга милли сәхнә костюмнары бүләк итте.
Тантанага әлмәтлеләр ныклап әзерләнеп барган. Биредәге кунаклар өчен махсус әзерләнгән 100 кг авырлыктагы бавырсак үзе генә дә ни тора!
Күптөрле сәүдә рәтләре арасында Әлмәт картиналар галереясе, төбәкне өйрәнү музее экспозициясе дә зур кызыксыну уяткан. Әлмәтлеләр әзерләгән концерт программасы да тамашачыларны битараф калдырмаган.
Бәйрәмнең күңелле өлешен милли уеннар тәшкил иткән. Көрәш мәйданында үзебезнең Ильяс Галимов җиңү яулаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа