Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр Универсиадада актив катнашачак

6 июльдә башкалабыз Казанда Универсиада старт ала.

Кызганычка каршы, Универсиадада катнашу бәхете әлмәтлеләргә елмаймады. Ә бит бездә Бөтендөнья һәм Европа дәрәҗәсендә җиңүләр яулаган яшьләр байтак. Студентларның җәйге уеннарында алар спортчы буларак түгел, ә волонтерлар, тамашачы, җанатар булып кына катнашачак, шулай ук спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр дә алар сафын тулыландыра. Уку йортларында белем алучы 177 студентның хәтеренә дә Җәйге уеннар волонтер булу белән кереп калачак. Алар арасындагы Универсиада йөзе булган 23 егет һәм кыз бүләкләү тантанасында да катнашачак. Ә менә Әлмәт судьяларына зур бурыч йөкләтелә: грек-рим көрәше буенча Борис Юлтимиров һәм өстәл теннисы буенча Сергей Захаров Универсиада ярышларында хөкемдарлык итәчәк.

Тарихи вакыйгада катнашучылар әлеге исемлек белән генә чикләнми. Әлмәт дәвалау-профилактика учреждениеләреннән 35 медицина хезмәткәре башкалага юл алды. Полиция вәкилләре 15 июньдә үк үзләренә йөкләтелгән бурычка кереште, барлыгы 124 кешедән торган отряд Универсиада барышында Казанда тәртип саклау белән мәшгуль булачак. Әлмәт эзләү-коткару отрядыннан 8 коткаручы чакыртып алынган.

Безнең аш-су осталары исә бөтен дөньядан җыелган кунакларны, спортчыларны тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлаячак - "Татнефть-УРС"ның 50, райпоның 7 пешекчесе Универсиада Авылында һәм хәзерләүләр фабрикасында хезмәт куя. АГИМСның СПО факультетында белем алучы 66 студент официант һәм пешекче вазифасында үзләрен сынап карый.

Әлбәттә, спорт бәйрәме җыр-биюләрдән башка узмый. "Мәдәни Универсиада" кысаларында әлмәтлеләр дә чыгыш ясаячак. Барлыгы 191 үзешчән артистыбыз башкалада иң матур номерларын тәкъдим итәчәк.

XXVII Бөтендөнья җәйге уеннары катнашучылар саны һәм әзерлек дәрәҗәсе буенча иң масштаблысы дип бәяләнә. Универсиадада 170 илдән 13,5 мең спортчы катнаша. Ярышлар 27 спорт төре буенча уза һәм барлыгы 350 комплект медаль уйнатыла.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250