Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр сынатмады

Төбәгебездә эш-гамәлләре белән дә, киң күңелле, мәрхәмәтле шәхес, күркәм ата-ана буларак та һәркемгә үрнәк итеп куярлык кешеләр байтак.

Җомга көнне Әлмәттә "Нефтьче" Мәдәният сараенда уздырылган "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" бәйгесенең зона турында аларга карап тагын бер кат сокланырга мөмкин булды.

Бәйгегә 8 муниципаль районнан - Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Сарман, Зәй һәм Чистайдан барлыгы төрле номинацияләрдә 39 кеше катнашты. Алар арасында кемнәр генә юк - мөгаллимәләр, табиблар, җитәкчеләр, спортчылар, эшмәкәрләр һәм башкалар. Барысы да үз эшенең осталары. Һәрберсе үзләренең муниципаль районында үткән бәйгедә җиңү яулаган. Бәйгегә старт биреп, Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков һәм "Татэнерго" ААҖ идарәсе начальнигы, "Татарстан хатын-кызлары" төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы, зона туры бәйгесенең жюри рәисе Гүзәлия Әхмәдиева аларга уңышлар, җиңүләр теләде. Бәйге ун номинация буенча барды. Әлмәтлеләр аның тугызында катнашты һәм һәрберсендә беренче булып чыгыш ясады.

"Өченче яшь герое" номинациясендә 5 ветеран көч сынашты. Жюри бу номинациядә өстенлекне Сарман районыннан Роза Шәйгәрдановага бирде.

"Изге йөрәкле ир-ат" номинациясендә Азнакайдан Миргазиян Динмөхәммәтов кенә иде һәм, әлбәттә инде, ул лауреат булып танылды да. "Күпме изгелек кыласың, ул шуның кадәр булып үзеңә кире кайта" - аның фикере әнә шундый.

"Ир-ат - лидер" номинациясе буенча Әлмәттән Геннадий Золкин, Азнакайдан Рафис Хәсәнов, Бөгелмәдән Рәис Садыйков тәкъдим ителгән иде. Мәгълүм булганча, якташыбыз грек-рим көрәше буенча бик күп кенә спортчы тәрбияләп, югары күрсәткечләргә ирешкән шәхес. Без аның сәхнәдә чыгыш ясаган балалар янына үзенең дә чыгуын көткән идек. РФның атказанган тренеры Рәис Садыйков физик мөмкинлекләре чикләнгән (телсезләр) үсмерләрне дә спортка җәлеп иткән. Остазлары хакында алар: "Без аны яратабыз, әтиебез кебек күрәбез. Аның ярдәме белән бик күп шәһәрләрдә ярышларда булдык", - диделәр. Төбәгебезнең "Ир-ат - лидер"ы булып нәкъ менә ул танылды.

"Хатын-кыз - ана" номинациясе дә әлмәтле - биш бала анасы Оксана Боброва турындагы телесюжет белән башланды. Әлеге төр буенча Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Ютазы районнарыннан шулай ук күп балалы, тырыш әниләр күрсәтелгән. Әлеге номинациядә якташыбыз белән Бөгелмәдән Люция Звягинцева җиңүче булды.

"Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә алты кеше - Илсөяр Закирова (Әлмәт), Илһамия Гыйниятуллина (Азнакай), Сирена Вәгыйзова (Баулы), Татьяна Архипова (Бөгелмә), Наталья Буйволова (Зәй), Гөлназ Шәйгалләмова (Сарман) теркәлгән булган. Аларның барысына да лауреат исеме бирелде.

"Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясендә дә алты гүзәл зат күрсәтелгән. Әлмәттән Фәридә Кикар-Сафина жюриның да, тамашачыларның да мәхәббәтен шунда ук яулап алды. Белгәнебезчә, Фәридә Рәшитовна - "Әлмәтем" бию ансамбленә нигез салучы. Бүген әлеге ансамбль халыкара фестивальләрдә дә уңышлы чыгыш ясый, гран-приларга ия була.

"Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясе буенча тәкъдим ителгән әлмәтле Екатерина Аничкина да республика турына узды. Азнакайдан Галина Геркка да төбәкнең үрнәк хатын-кызы исеме бирелде. Екатерина церебраль паралич булуына да карамастан, җанга үтеп керерлек әсәрләр иҗат итсә, Галина милли төсмерләр белән искиткеч матур курчаклар ясый булып чыкты.

"Хатын-кыз - лидер" номинациясендә дүрт кеше арасыннан җиңү Чистайдан перинаталь үзәге баш табибәсе Светлана Филипповага елмайды. "Хатын-кыз - галим" номинациясе буенча ике генә гүзәл зат тәкъдим ителгән иде. Жюри аларның икесен дә - якташыбыз Роза Садыйкова һәм Бөгелмәдән Венера Базаревскаяны бәйге җиңүчесе дип атады. "Хатын-кыз - бизнес-леди" номинациясенә тәкъдим ителгән Татьяна Смирнова (Әлмәт), Зәлинә Мостафина (Азнакай), Татьяна Кирдина (Бөгелмә) арасыннан җиңүче булып бөгелмәле танылды.

Төбәк турында җиңүчеләр 15 февральдә бәйгенең республика этабында көч сынашачак. Күргәнебезчә, алар арасында Әлмәттән дә дүрт кеше бар. Без аларга башкалада да уңышлар телибез!

Ирина Апачаева

Алсу Хәйбриева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250