Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр кандидатлыкка кандидатлар белән очрашты [+ФОТОЛАР]

Быел сентябрь аенда Дәүләт Думасына сайлаулар узачак. "Бердәм Россия" партиясе анда күрсәтәчәк кандидатларын алдан тавыш бирү юлы белән сайлап ала.

Тавыш бирү ил күләмендә 22 майда үткәреләчәк. Ә аңа кадәр депутатлыкка кандидат булырга дәгъва кылучылар катнашында дебатлар барачак. Дебатлар башланды инде. Кичә Әлмәттә дә шундый очрашуның берсе узды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, районда инде санау участоклары төзелгән. Шәһәрдә 13, районда 10 участок эшләячәк.
Әлмәтлеләр алдында "Стройкомплекс" ҖЧҖ директоры ярдәмчесе Фәрит Әсәдуллин, республиканың сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, "Татнефтедор" ҖЧҖнең диспетчерлык хезмәте технигы Рамил Исхаков, Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров чыгыш ясадылар. Аларның һәрберсе үзләре белән якыннарак таныштырды, залда утыручыларның сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса