Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр өчен күптән көтелгән яхшы хәбәр

Әлмәттә тротуарлар салуга 1 млн 176 мең 938 сум акча тотачаклар. Эшләрне МУП «ГУАД» башкарачак. Бу хакта дәүләт сатып алулары сайтында игълан басылды.

Тротуарлар түбәндәге урыннарда салыначак:
Нефтьчеләр урамыннан Каратэ йортына таба (автостоянка буйлап), Нефтьчеләр урамыннан «Шәмсенур» паркына кадәр (31 һәм 29 нчы йортлар арасында). Шулай ук Җәлил урамы, 43 нче йорт янында (12 нче мәктәп территориясе буйлап), Ленин урамы, 137 нче йорттан 125 нче йортка кадәр арада һәм Ленин урамы, 112 нче йорт башыннан гамәлдәге тротуарга чаклы да эшләр башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса