Әлмәтлеләр бүген йөгереп тә күрсәтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген Әлмәттә "Татарстан кроссы - 2016" булып узды. Йөгерергә меңнәрчә әлмәтлеләр җыелды.
Җылы кояшлы һава торышы, финишка басар алдыннан концерт номерлары - һәммәсе дә кәефне тагын да күтәрде. Кроссны ачу тантанасында чыгыш ясаганда район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова әлмәтлеләрнең мондый кросска 12 нче тапкыр җыелуларын искәртте. Маршрут Ленин урамыннан Җәлилгә, аннан Лермонтов урамы буйлап Радищевка һәм кабат Ленин урамы буенча корылган иде. Йөгерү дистанциясе 2300 метр тәшкил итте. Башта көчле спортчылар, җитәкчеләр йөгерде, аннан укучылар, студентлар, хезмәткәрләр кросс маршрутын буйсындырды. .Җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар, бүләкләр тапшырылды.
.jpg)


































Ирина Апачаева
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia