Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр «Агачны бергәләп коткарыйк!» акциясендә катнаштылар [+ФОТОЛАР]

Калабызда бу файдалы акциянең дүртенче тапкыр оештырылуы.

Ул яшеллекне саклап калудан тыш, изгелек кылу белән дә сугарылган.
Җир йөзендәге чүп-чарның чиреге кәгазь калдыклары икән. Россиядә яшәүче һәркем елына 25 килограмм тирәсе кәгазь куллана. Компьютер, кәрәзле телефоннар заманы булып, кулдан хатлар язу, документ әйләнешләре бетүгә таба барса да, кәгазь тоту кимеми, киресенчә, арта бара. Статистика безнең илдә генә дә ел саен 100 миллион тоннадан артык кәгазь ташлануы хакында сөйли. Бу санда Әлмәт тә бар.

- Безнең экология һәм табигатьтән файдалану департаменты ел саен икешәр тапкыр «Агачны бергәләп коткарыйк!» акциясен үткәрә. Бу көнне макулатураны үсентеләргә алыштырабыз. Язын Нефтьчеләр мәйданында оештырылган акция барышында 5 тонна макулатура тупланды. Әлеге кәгазь калдыкларын «Экосервис» предприятиесенә тапшырып, акча алабыз. Бу акчаны балалар йортларына җибәрәбез. Язгы акциядә җыелган 39 мең сумга канцелярия товарлары алып, Яңа Кәшердәге интернат мәктәпкә бирдек, - диде департамент бүлеге начальнигы Дарья Орлова. - Макулатураны бу юлы бер көн генә түгел, агымдагы атна дәвамында 8 дән 17 сәгатькә кадәр кабул итәбез. Башта 1 килограмм кәгазь калдыгына 3 үсенте бирелә дигән идек, әмма бер нинди җитди критерийлар юк, иске бер журнал күтәреп килүчеләргә дә эрбет, ак чыршы һәм башка төрле үсентеләр биреп җибәрәбез.

Шунысы куанычлы, акциядә мәктәп һәм балалар бакчалары да актив катнаша. Алар күмәк көч белән макулатура тапшырып, үсентеләрне үзләренең учреждениеләре территорияләрен яшелләндерүгә тоталар.
- Без «Агачны бергәләп коткарыйк!» акциясендә һәм экология белән бәйле барлык чараларда даими катнашабыз. Әле дә мәктәптә макулатура җыю бара. Узган ел да тапшырган идек. Хәзер алган үсентеләрне мәктәп янына утыртырга уйлыйбыз, - диде сишәмбе үк макулатураларын күтәреп килгән «Бир бишне!» белем бирү үзәгенең 8 нче сыйныфы укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса