Реклама
Әлмәтнең "Нефтяник" ирләр волейбол командасы Болгариянең Варна шәһәрендә узган эшчеләрнең өченче Ботендөнья спорт ярышларыннан алтын медаль белән кайтты.
20 спорт төреннән торган һәм Халыкара һәвәскәр эшчеләр спорты конфедерациясенең 100 еллыгына багышланган бу уеннарда әлмәтлеләр тәүге тапкыр катнашты. Уеннарда 32 дәүләттән 2500 һәвәскәр спортчы очрашты.
"Татнефть" ААҖ канаты астында эшләп килүче бу команда - республикада алдынгылар сафында. Татарстанда уздырылган күпсанлы турнирлар җиңүчесе, 2012 елдагы Россиянең сәнәгый тармаклары спорт клублары IX фестивале лауреаты, шул ук елның җәендә Анапада спорт комплекслары һәм физик культура клублары арасында Россия чемпионы булган "Нефтяник" илебез делегациясе составында Болгариядә беренче әйләнештә Франция, Израиль, Белоруссия, Алжир командалары белән көч сынашты.
Әлмәт шәһәре волейбол федерациясе рәисе Николай Певцов сүзләренчә, ир-егетләрнең барысы да нефть чыгару тармагының төрле өлкәләрендә хезмәт куя, волейбол белән күптән шөгыльләнә. Һәвәскәрләр урынына профессиональ спортчыларны алу мөмкинлеге булса да (ярышларда рәсми титуллары булмаган уенчылар катнаша ала), федерациядә Россия чемпионатында хәләл көчләре белән җиңү яулаганнар гына барырга тиеш дип карар кылалар. Волейболчылар беренче өчлеккә эләгергә дигән ният белән юлга чыга, ләкин алтын медаль белән кайтасыларын уйларына да китерми.
- Егетләребезнең булдыклы икәненә шигем юк минем, - ди Әлмәт волейбол федерациясе рәисе Николай Певцов. - Аларның төрле дәрәҗәдәге күпсанлы җиңүләре профессионалларга каршы торырдай икәнен исбатлый. Шулай да дөньякүләм уеннарда кем белән очрашасын, аларның әзерлеге ни дәрәҗәдә икәнен алдан белеп булмый бит.
Беренче төркем астында "Нефтяник" командасы французлар белән очраша. Ярыйсы ук көчле команда булуына карамастан, әлмәтлеләр 3:1 исәбе белән җиңү яулый. Мәйданчыкта очрашкан икенче төркем - Израиль командасы. Бу юлы да бәхет безнекеләргә елмая - исәп 3:0. Аннары - Белоруссия. Әлеге команданың мөмкинлекләре хакында безнекеләр хәбардар, шуңа күрә бу уенда "Нефтяник"ка авырга туры килә. Шулай да 3:1 исәбе белән белорусларны артта калдырып, әлмәтлеләр Алжир командасы белән очраша.
- Алжир вәкилләре үзләренең егәрлеге, чыдамлыгы белән таң калдырды безне, - ди "Нефтяник" волейбол командасы уенчы тренеры Алексей Дешин. - Шулкадәр йөгерек, үткер егетләр белән моңа кадәр уйнаган булмады. Әмма без дә сынатмадык, 3:0 исәбе белән отып, беренче әйләнештә беренчелекне алдык.
Ярымфиналда Россия данын яклаган Әлмәт командасы Мексика вәкилләре белән очраша. Үзләренең холыклары белән бераз Алжир егетләренә охшаш мексикалыларның уен стратегиясенә тиз төшенү хисабына "Нефтяник" 3:0 исәбе белән финалга үтә. Монда инде егетләргә ярыйсы гына тир түгәргә туры килә.
- Эстониянең "Калев" командасы безгә чаклы уеннарын җиңеллек белән үтте. Баксаң, араларында профессиональ спортчылар бар икән, - ди Николай Певцов. - Уеннар барышында моның шулай икәнен башка ил вәкилләре исбатлый алды, тик инде оештыручылар хата җибәргәнен аңласалар да: "Барысы да хәл ителгән, артка юл юк", - диделәр. Шуңа күрә уен көчле барды.
Беренче сетта безгә оттырган Эстония егетләре үз көчләренә артык ышануларын тиз аңлап ала һәм уенга җиң сызганып керешә. Безнекеләр дә төшеп калганнардан түгел, финалга кадәр барып җиткәч, бөтен көчләрен җиңүгә юнәлдерергә карар кыла. Сетлар бары тик ике очкога гына аерма белән я бер, я икенче якның җиңүе белән төгәлләнеп килә. Исәп 2:2. Башка уеннар тәмамлану сәбәпле, трибунага катнашучылар җыела. Эстониягә үзләренең вәкилләре һәм Австрия җыелма командасы көч бирсә, калганнары исә Россиягә алкышлый.
- Бөтен трибунаның диярлек безгә көч биреп торуы, һичшиксез, ярдәм итте. "Татнефть" компаниясе профсоюз комитеты рәисе, Әлмәт волейбол федерациясенең попечительләр советы рәисе Гомәр Яруллин да, Николай Певцов та, безгә оттырган команда вәкилләре дә үзләре чыгып уйнардай булып тавыш биреп тордылар, - дип искә ала Алексей Дешин. - Ләкин тамашачылар үз энергияләрен бары тик тавыш аша гына чыгара, ә безгә - уенчыларга, барлык ачуны каршы хәрәкәт итеп, тиңдәшләргә каршы торуга юнәлдерергә мөмкинлек бар. Көчләр тигез булмаганда, гаделлек өчен барысына да бара ир-егетләр!
- Уенның финал өлеше бик тә киеренке һәм мавыктыргыч булды. Безнекеләр югалып калмады, тешләрен кысып булса да матур җиңүгә омтылдылар. Алар югары дәрәҗәдәге уен күрсәттеләр, афәрин! - ди горурланып Николай Певцов.
Мондый уеннар ике елга бер тапкыр уздырыла һәм профессиональ лига төсле үк спортчылар арасында да, спорт сөючеләр арасында да киң казаныш таба. "Нефтяник" ир-егетләр волейбол командасы "бу дәрәҗәдәге җиңү беренчесе, ләкин соңгысы булмас" дигән өметтә. Амин, шулай булсын.
Рәдифә Ногманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы