Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт укучыларының күпчелеге жәмгыять белеменнән имтихан сайлаган, икенче урында – физика

25 май көнне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады.

Быел шәһәр һәм район мәктәпләренең 3164 укучысы кулларына өлгергәнлек аттестаты алачак. Аларның 1090 ы - унберенче сыйныфны тәмамлап, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басарга әзерләнүчеләр.

Соңгы кыңгырау тантанасы. Әлегә ул чыгарылыш укучылары өчен зур сөенеч, күңел мәктәп еллары, контроль эшләр, өйгә бирелгән биремнәр артта калды, ур-ра, без ирекле, алда зур тормыш юлы, зур мөмкинлекләр дип талпына. Вакытлар узу белән мәктәп еллары, соңгы кыңгырау чыңлаган көннәр кат-кат сагынып искә төшәр. Ә бүген исә чыгарылыш укучылары котлаулар кабул итә. Изге теләкләрләрен җиткерергә, алдагы юлларында уңышлар теләргә кемнәр генә килмәгән: район башкарма комитеты һәм Советы, мәгариф идарәсе вәкилләре, әти-әниләр, укытучылар, мәртәбәле кунаклар һәм башкалар.

5 нче мәктәп укучыларын район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Наҗия Хәйдәрова тәбрик итте. Быел әлеге уку йортының 11 нче классын 24 укучы тәмамлый. Әлбәттә, аларга теләкләрдә әйтелгәнчә, тормышларында яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын.

20 нче мәктәптәге тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов катнашты. Марат Гыйрфанов үзе дә шушы мәктәптә белем алган, моннан унҗиде ел элек хәзерге укучылар кебек соңгы кыңгырау тантанасында теләкләр, котлаулар кабул итеп басып торган. Мәктәп белән хушлашуына ике дистәгә якын вакыт узса да, аның өчен бу еллар һаман да тормышының иң гүзәл чоры булып кала бирә.

Әти-әниләр дә нык дулкынланган. Кыңгырау соңгы тапкыр чыңлаганда аларның да, укучыларның да күзләренә яшь тулды. Укытучылар хөрмәтенә әзерләнгән музыкаль чыгышлар, кечкенәләрнең теләкләре, чәчәк бәйләмнәре күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да булды.

Соңгы кыңгырау алда сине зур тормыш сынаулары көтүен дә белдереп чыңлады. Әле имтиханнар тапшырасы бар. Шәһәр һәм районның 120 укучысы алтын һәм көмеш медаль дәгъвалый. Барысы да - медальләр дә, хыялларның тормышка ашуы да бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә бәйле. Инде дүшәмбе рус теле буенча беренче имтихан узды да. Укучылар БДИ тапшыру өчен 2, 3, 12, 17 нче мәктәпләр һәм 2 нче лицейга җыелды. Рус теленнән имтиханны 1225 кеше тапшырды. Алар арасында алдагы елларда мәктәпләрне тәмамлаучылар да бар.

Рус теле һәм математика фәннәреннән имтиханнарны һәркем мәҗбүри тапшырырга тиеш. Калганнарын укучылар үзләре сайлый ала. Мәгариф идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда күпчелек - 625 укучы жәмгыять белемен сайлаган. Икенче урында физика бара. Уңышлар сезгә, балалар!

Әзерләде Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250