Әлмәт укучылары 50 мең сум акча отты
Мондый бәхет барлыгы 10 укучыга елмайды.
Кичә әле бу елның апрелендә генә старт алган "Дай 5" проектына йомгак ясап, иң җитез, акыллы һәм креатив идеялы мәктәп укучыларына сертификатлар тапшырдылар.
500 мең сум күләмендәге фондны Айрат Хәйруллин идеясы белән булдырганар иде. 5000 укучы катнашында башланып киткән бу проектта хәзер инде нибары берничә дистә генә кеше калган. Алар үз стартапларын инде гамәлгә ашырып, беренче табышларын да эшли башлаган яшьләр. Алар арасында "Татарча" дигән уникаль проект булдырган Эмиль Гафиятуллин да бар, мәсәлән.
Балалар һәм яшүсмерләр иҗады үзәгендә узган тантанага район башлыгы үзе дә килде. Ул укучыларга алга таба да уңышлар теләп, әлеге онлайн мәктәпнең эшчәнлеген киләсе елларга тагын да киңәйтәчәкләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа