Әлмәт туристларына сувенирлар әзер [+ФОТОЛАР]
Шәһәрдә истәлекле, матур һәм ял итәргә урыннарның күплеге калабызга чит төбәкләрдән кешеләрне дә җәлеп итә. Быел искитәрлек пляж зонасы ачылу аларның санын тагын да арттырды.
Билгеле, кая гына барсак та, чит илме ул, күрше шәһәреме, әлеге төбәк турында истәлеккә нәрсә дә булса алып кайтырга тырышабыз. Күп урыннарда шәһәр сурәтләре төшерелгән магнитлар, ручкалар һәм башка төрле сувенирлар саталар.
Әлмәтлеләр алардан үзгә булырдай нәрсә тәкъдим итә ала? Кичә «Татарстан Республикасы туристик сувениры» ачык бәйгесендә катнашучы якташларыбыз үзләренең әйберләре белән таныштырды. Хәбәр иткәнебезчә, бәйге җиде номинация буенча уздырыла. Болар - этнографик, ике төрле гастрономия (эчемлекләр һәм ашау әйберләре), шәһәр һәм туристик маршрут, музей сувенирлары, сувенир-уенчык, төрелгән азык-төлек. Алтын куллы осталар күп икән Әлмәттә. Аларның кул эшләрен рәхәтләнеп сатып алырлык. Кемдер кечкенә тукыма кисәкләреннән искитәрлек юрган ясаган. Курчак тегүчеләр дә шактый. Әлмәт эмблемалары, күренешләре белән төрле зурлыктагы блокнот, көндәлек һәм башка сувенирлар тәкъдим итүчеләр дә бар. Нефть сиртмәсе рәвешендә ясап пешерелгән имбирлы печенье, «Яраткан инвестор» чәк-чәге дә игътибарны җәлеп итә. «Әлмәт күчтәнәче» дип язылган тартмага талкышлар тезелгән. Телеңне йотарлык, үзебез авыз итеп карадык. Боларның барысы да яшь кызлар хезмәте. Моңа кадәр дусларын, туганнарын әлеге бүләкләре белән шатландырып, мактау-соклану сүзләренә лаек булган кызлар зуррак мәйданга чыгарга ниятләгән.
«Алсу» оек-оекбаш фабрикасының татар халкының милли бизәкләрен ясап бәйләгән башлык-шарфлары, төрле рәсемле оекбашлары, алардан чәчәк кебек итеп ясалган букет яныннан да битараф кына узып булмый. «СМП-Нефтегаз» җәмгыяте генераль директоры Олег Шабалин әлеге бәйләм әйберләрне бүген үк сатып алырга мөмкин булуын искәртте. Биредә шулай ук үзең теләгән билгеләр, рәсемнәрне заказ белән дә бәйләтергә була икән. Пляж да эмблемасы төшерелгән үз продукциясен тәкъдим итәргә әзер. Һәркайсы җиңүгә лаек. Бәйгедә аларның кайсы җиңәр - монысы бездән тора. Җиңүчеләр безнең бирелгән тавыш ярдәмендә билгеләнә. Алай гына да түгел, алар проектларын тормышка ашыру өчен бирелгән акчалата приздан тыш әйберләренә «Республиканың иң яхшы сувениры» билгесе кую хокукына да ия булачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа