Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Көн темасы

Әлмәт театрына 7 яшьлек артистлар килде [+ ФОТОЛАР һәм ВИДЕО]

Театрның быелгы сезон премьерасын - Ж.Б. Мольерның «Әҗәлгә дару бар диләр» пьесасы буенча куелачак спектакльнең өзеген башлангыч сыйныф укучылары беренчеләрдән булып күрә алды.

Бүген Әлмәтнең мәдәният учреждениеләрендә бердәм мәдәни дәресләр узды. Бу проект ТР Мәдәният министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә беренче тапкыр гамәлгә ашырылды. 1 нче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләрне быел менә шулай үзгә төсмердә тапшырдылар.

Әлмәт драма театры артистлары исә бу проектка аерым бер җылы төс кертте. Алар нәни укучыларга актерлар булып, рольгә кереп карау мөмкинлеге дә бирделәр. Театр белән интерактив танышу параллель рәвештә өч залда узды. Пәрдә артына кереп костюмнар карап кына калмадылар, ә декораторларның серләрен дә белеп киттеләр. Кызыл залда кечкенә генә бер спектакльдә актерлар булдылар. Бию залында исә укучылар актерлык осталыкларына төшенделәр. Аннан аларга «Ел фасыллары» спектакленнән өзек тә күрсәттеләр. Ж.Б. Мольерның «Әҗәлгә дару бар диләр» пьесасы буенча куелачак спектакльнең репетициясен күрү бәхетенә дә ирештеләр.

- Мин кызым белән болай да театрга йөрербез дип уйлаган идем. Хәзер мәдәни көндәлек булгач аеруча мондый чараларда катнашырга тырышырбыз инде. Бик ошады. Театр һәм актерлар белән якыннанрак таныштыруны нәкъ менә шундый форматта уздырырга кирәктер ул. Балаларның күзләре «яна», алар зур кызыксыну белән сәяхәт иттеләр. Оештыручыларга зур рәхмәт, - диде 5 нче гимназия ата-анасы Ульяна Пьянзина.

Исегезгә төшерәбез, моннан 3 ел элек республикада, шул исәптән Әлмәт районында да «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проекты старт алды. Әлеге проект балаларны системалы рәвештә төп мәдәни вакыйгалар, Татарстанның мәдәни объектлары һәм оешмалары белән таныштырып баруны, балалар өчен танып белү һәм белем бирү мәйданчыгы формалаштыруны, шулай ук әти-әниләрне мәдәни - агарту процессына җәлеп итүне күз алдында тотып гамәлгә кертелгән иде. Беренче елларда анда нибары 40 мең укучы, ягъни бары тик беренче сыйныф укучылары гына җәлеп ителсә, әлеге эшнең укучыларга да, ата-аналарга да файдасын һәм әһәмиятен аңлап, алдагы елларда аны барлык башлангыч сыйныф укучылары өчен керттеләр. Шулай итеп хәзер республикада ел саен 160 меңнән артык бала һәм ата-ана мәдәни көндәлек алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса