Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Әлмәт таңнары»на языл һәм суыткыч от!

Агымдагы елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу төгәлләнеп килә.

Газета-журнал редакцияләре язылу кампаниясенә йомгак ясый. Зур канәгатьлек хисе белән шуны билгеләп үтәсебез килә: «Әлмәт таңнары»ның тугры укучылары һаман да безнең белән, димәк, алар өчен газетабыз сыйфатлы мәгълүмат чыганагы булып кала бирә. Без аларга бик тә рәхмәтле!

Бу урында финнарның бер гыйбарәсен искә алып үтү артык булмас сыман. «Интернет - ул фаст фуд, тиз генә берәр нәрсәне белергә кирәк булганда аңа мөрәҗәгать итәләр, ә менә яхшы газета - ул ресторан, анда мәгълүматларны чын профессионаллар әзерли», дигәннәр алар. Без дә шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр өчен газетабызны кулдан килгәнчә файдалы, кызыклы, бай эчтәлекле итеп чыгарырга тырышабыз.

Традиция буенча газетага язылу төгәлләнеп килгәндә без квитанцияләрне уйнатабыз. Бу юлы җиңүчене суыткыч көтә!

Приз уйнату өчен бары тик 2013 елның икенче яртыеллыгына язылу квитанцияләренең күчермәләрен генә кабул итәбез. Аларны Мәрҗани урамы, 82 адресы буенча редакциянең кабул итү бүлмәсенә китерергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 32-60-37. Лотерея 2013 елның 28 июнендә уйнатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250