Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Көн темасы

“Әлмәт таңнары”на рәхмәт җиткерделәр [+ФОТОЛАР]

Ленин урамындагы 135, 137, 139 нчы йортларда яшәүчеләрнең бүген шатлыгы зур.

Ниһаять, аларның да теләкләре тормышка аша. Алар Ленин урамындагы 123 нче йорт белән ике араны тоташтыручы тротуар кирәклеген күптән сорап йөриләр иде. Редакциягә дә фото белән хат юллаган иделәр.

- Төп юлдан машиналар йөри, яңгырлы көндә өскә пычрак чәчрәтәләр. Укучыларга да моннан йөрү куркынычсыз түгел. Турыга салынган сукмактан яңгырлы көннәрдә узарлык түгел. Тротуар салсыннар иде, - дигән иде алар. Бүген биредә эшләр бара. Менә тагыниртән редакциягә алардан шалтырату керде. Бу юлы рәхмәт әйтүләре икән.

Ленин урамындагы 135 нче йортта яшәүчеләр дә машина куяр өчен урын ясауларына нык шатланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса