Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Әлмәт таңнары” ның җаваплы сәркатибе Ирина Апачаева “Иң популяр журналист” бәйгесе җиңүчесе

"ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы - "Знамя труда" газетасы редакциясе ("Знамя труда" һәм "Әлмәт таңнары" газеталары), ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт оешмасы тарафыннан оештырылган "Иң популяр журналист" бәйгесе тәмам.

Бүген жюри әгъзалары конкурска тапшырылган эшләр белән танышып, "Знамя труда" сайтында тавыш бирү нәтиҗәләрен карап, җиңүчене билгеләде.

Беренче урынны "Әлмәт таңнары" газетасының җаваплы сәркатибе Ирина Апачаева яулады. «Знамя труда» газетасының бүлек мөдире Лилия Седельникова белән «Альметьевский вестник» газетасының коммерция директоры Резеда Исмәгыйлевалар икенче, өченче урыннарны бүлеште. Моннан тыш жюри тагын ике катнашучыны билгеләп үтте. Тамашачылар мәхәббәтен яулаган өчен приз «Луч» телекомпаниясенең яңалыклар хезмәте корреспонденты Светлана Антоновага тәтеде. Кызыксындыру бүләге белән «Нефтяные вести» ОАО «Татнефть» газетасы корреспонденты Елена Филатова билгеләп үтелде.

"Әлмәт таңнары" коллективы һәм газета укучыларыбыз исеменнән хезмәттәшебез Ирина Николаевнаны әлеге зур җиңүе белән тәбрик итәбез. Аңа иҗади уңышлар, күңел күтәренкелеге теләп калабыз. Киләчәктә дә укучыларыбызны берсеннән-берсе кызыклы язмалар белән куандырып яшәргә язсын. Уңышлар аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250