Реклама
3 июньдә "Яңа Суркин" хуҗалыгы басуында 48 нче традицион сабанчылар бәйгесе булып узды.
...Куян күчтәнәче алып кайтам дип вәгъдә биргән механизатор әтиемне көтә-көтә ятагымда йоклап киткәнмен. Майга буялып караңгыда кайтып кергән әти сүзендә торган, сумкасында минем өчен йомырка, ягулык исе сеңгән ипи бар, термосында сәгатьләр буе саклап йөрткән бер стакан баллы чәен калдырган. Әни белән шыпырт кына сөйләшүләренә карамастан, уянам да кухняга чыгып әтиемә сыенам. Аңардан туфрак исе килә...
Иген басуына чыккан, трактор гөрелтесен ишеткән саен балачагымның шул мизгеленә кайтып киләм. Йокысыз төннәрне, борчулы көннәрне белми, кышның ачы салкыннарын техника ремонтлап үткәргән, җәйге челләдә тузанга батып җир сөргән, иген иккән кыр батырлары әтием кебек үк якын, кадерле миңа. Алар, һичшиксез, хөрмәткә лаек шәхесләр.
Бу хакта район башлыгы да шулай ди. Сабанчылар бәйгесендә катнашучыларны сәламләгән Мәҗит Салихов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эшен югары бәяләде:
- Әлеге бәйге күркәм традициягә әверелде, ул - осталык күрсәтү һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданы, кыр хезмәтчәннәре өчен аралашу чарасы да, ел буе көтеп алган бәйрәм дә. Икмәк үстерүчеләребезнең ихтыяҗларын кайгыртырга, кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз, бу эштә республика җитәкчелегенең, "Татнефть" компаниясенең дә ярдәмен тоеп яшибез.
Механизаторлардан башка авыл хуҗалыгында бер генә эш тә башкарылмый. Язын, җәен, көзен иген игеп, печән әзерләсәләр, кышын маллар карыйлар. Кул хезмәтеннән китеп, эшләр механикалаштырылган чорда, техниканы көйләп-карап тору да - тимер атны иярли белгәннәр өстендә. Замана таләпләре үзгәргән саен тракторчылар да яңа төр техниканы теләп үзләштерә - булсын гына. Хәер, районда машина-трактор паркы әкренләп булса да яңара, элеккеге "ДТ","Беларусь", "МТЗ" урынына компьютерлаштырылганнары кайтартыла.
"Чагылтау" хуҗалыгы механизаторы Равил Нурияздановның тимер атны иярләвенә инде 20 ел. Шул дәвердә тракторчы меңәрләгән гектар басу сөргән, тонналап икмәк үстергән. Бәйгедә инде дүртенче тапкыр катнаша, дүртесендә дә "МТЗ-82" тракторы белән. 2009 елда сатып алынган техниканы Равил абый иң яхшысы дип саный.
- Культивацияләү өчен дә, печән әзерләгән чорда да менә дигән булышчы, - ди ул.
Узган елны сабанчылар бәйгесендә 3 нче урын алган механизатор бу юлы үзенең өйрәнчеге - 19 яшьлек Илнур Шакиров белән килгән. Илнур Кама-Исмәгыйль егете, тракторчы булырга хыялланмаса да, бүген әлеге профессиягә килүенә үкенми.
- Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, машина йөртү таныклыгы алу өчен Сарман аграр колледжына барган идем, тракторчы таныклыгы да алып чыктым, авылга кайтып эшкә урнаштым. Киләчәктә монда калырмынмы, юкмы - әлегә әйтә алмыйм, шулай да бүген бәйгедә теләп катнашам, - ди ул.
48 нче сабанчылар ярышында 18 хуҗалыктан белгечләр катнашты. Араларында алтысы - яшь белгечләр, икесе - мәктәп укучылары. Башта үзләренә билгеләнгән кишәрлекләрне тәҗрибәле механизаторлар, аннан соң аларның укучылары сөрде. Әйтергә кирәк, бу юлы жюри әгъзалары башка еллардагыча буразна яру турылыгы, сөрү тирәнлеген саклау, сөрелгән җир турылыгы, өстенең тигез булуы, сөрү чикләре төгәллеге, сабанны җиргә кертү һәм күтәрү чикләренә артык әһәмият бирмәскә булдылар. Төп күрсәткеч - башкарылган эшнең сыйфаты. 12 "яшьлек" күпьеллык үлән культурасы мәйданы, аграр белгечләр сүзләренчә, картайган санала. Тузганак һәм башка бик күп төрле чүп үлән басып китү сәбәпле чирәм җиргә әйләнгән җирне эшкәртү җиңелләрдән түгел. Шулай да тирәнгә сөрү юлы яисә дискатор кулланып эшкәртелгән 50 гектардан артык бу мәйданда киләсе елда ни генә чәчсәң дә югары уңышка өмет итәргә була.
"Яңа Суркин" хуҗалыгы директоры Наил Халиков сүзләренчә, предприятиедә тагын 100 гектар картайган мәйдан бар. Ике ел эчендә аны да рәткә китерергә чамалап торалар. Хуҗалыкта 1200 га чәчүлек мәйданы исәпләнә, биредә бодай, арыш, арпа, карабодай игәләр.
Сәгать ярым дәвам иткән ярыштан соң комиссия нәтиҗә чыгарырга җыелды. Ул арада бәйгедә катнашучылар да, хуҗалык җитәкчеләре дә, бәйрәм кунаклары да төрле спорт ярышларында көч сынашып бүләкләр отты. Район үзешчәннәре исә матур җырлары белән игенчеләребезнең күңелләрен күрде.
Барысы да "энә күзеннән" үткәрелеп, осталарның остасы жюри әгъзалары билгеләгән баллар нигезендә ачыкланды. Башкарылган эш сыйфатыннан тыш, алар техниканың төзек һәм хәрби әзерлектә булуын, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең төгәл үтәлешен, шулай ук механизаторларның гомуми эш күрсәткечләрен дә исәпкә алды.
Нәтиҗәдә, 3 нче урынны "Яңа Суркин" ҖЧҖ механизаторы Сергей Сальдиванов, "Васильевское" хуҗалыгыннан Марс Биктимеров, «Хурамшин» КФХ тракторчысы Фәрид Хәйруллин алды. 2 нче урынны "Зәй"дән Рафанд Агапов яулады. Кыр батыры дип "Чулпан" ҖЧҖ алдынгысы Марат Мостафин һәм Токарликов исемендәге ААҖ механизаторы Иван Трофимов танылды. Җиңүчеләргә бүләкләр 9 июнь көнне узачак Сабантуйда тапшырылачак.
Рәдифә Ногманова
Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы