Әлмәт районы имам-мөхтәсибе сайланды
Әлеге вазифага Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме белән һәм җыелышта катнашучыларның тавыш бирүе нәтиҗәсендә Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сайланды.
Аның кандидатурасын яклап, Татарстан мөфтие урынбасары Мансур Җәләлетдинов, район башлыгы Айрат Хәйруллин, аксакаллар Советы рәисе Наил Мирсәетов дә чыгыш ясады. Алар Фәһим хәзрәт җитәкчелегендә 4 ел дәвамында бик зур изге гамәлләр башкарылуын ассызыклады. Иске яңа имам-мөхтәсибне котлап, район башлыгы аңа истәлекле бүләк - Коръән тапшырды. Үз чиратында Фәһим хәзрәт үзенә күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә дә ислам динен күтәрү юлында бердәм булырга чакырды.
Җыелышта шулай ук район имамнарына шаһәдәтнамәләр тапшырылды. Әлеге документ аларга 2 ел дәвамында имам вазифаларын башкару хокукы бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа