Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт прокуратурасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Узган ел 15,5 миллион сумлык эш хакы, 50 миллион сумнан артык салым-җыемнар буенча һәм Пенсия фондына булган бурычлар кайтарылган - Әлмәт шәһәре прокуратурасы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен быел әнә шундый эш нәтиҗәләре белән каршылады.

- Бу саннар кешеләр өчен бик зур әһәмияткә ия, бер кешегә туры килүче хезмәт хакы буенча уртача бурыч күләме шулай ук кечкенә түгел. Җыелган салымнар төрле дәрәҗәдәге, шул исәптән безнең район бюджетына да китә. Пенсия фондына кайтарылган 15 миллион сум чамасы бурыч пенсионерлар нинди дә булса пенсия алачак дигәнне аңлата. Ә бит аның күләме болай да зур түгел. Прокуратурага 2,5 мең кеше мөрәҗәгать итте. Болар нигездә өлкән яшьтәгеләр, социаль яктан якланмаган кешеләр, йөкле, балалы хатын-кызлар. Моннан тыш бер меңнән ар- тык җинаять эше каралды, - диде шәһәр прокуроры Рафаэль Шакиров, алай да эшчәнлекләренә төп бәя бирүдә иң мөһиме район территориясендә законлылык торышы булуын ассызыклап. - Прокурорны яратырга мөмкин түгелдер ул. Чөнки ул һәрбер җиргә тыкшына торган кеше. Без 68 өстенлекле юнәлеш буенча эшлибез. Тикшерү, оператив-эзләнү эшләреннән алып экология закончалыгы, ана капиталы белән бәйле сорауларга кадәр шөгыльләнәбез. Шуңа күрә прокурор чәнечкеле булырга тиеш дип уйлыйм.
Әлмәт прокуратурасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен 14 гыйнварда билгеләп үтте. Рафаэль Минсәгыйтович хезмәттәшләренең алга куелган бурычны намус белән үтәүләрен әйтеп, ел саен республикада әлмәтлеләрнең төрле номинациядә җиңү яулауларын, бүләкләнүләрен искәртте, изге теләкләрен җиткерде, республика бәйгесендә "Прокурорның иң яхшы урынбасары" номинациясендә җиңү яулаган беренче урынбасары Айрат Исхаковка бүләк тапшырды.
Прокуратура хезмәткәрләрен котларга район башлыгы Мәҗит Салихов, судья Мөхәммәди Газетдинов, РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге җитәкчесе Дамир Гарипов та килгән иде. Тантанада район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнү- челәр дә шактый булды.
Ирина Апачаева
Л. Седельникова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250