Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

Бүген моңсу да, сөенечле дә көн - мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәме уза. Меңләгән чыгарылыш укучылары өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлаячак.

Әлеге бәйрәм уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, мәгариф идарәсе башлыгы Рафаэль Ганиев шәһәрнең 2 нче лицеенда тантанада катнаштылар. Быел биредә юбилейлы чыгарылыш - 20 нче тапкыр ЕМГЛИ үзенең укучылары белән саубуллаша. Барлыгы аннан 1728 укучы укып чыккан.

Укытучыларны һәм балаларны бәйрәм белән котлап, Айрат Ринат улы белем алуның кирәклеген ассызыклап үтте:

- Хәзер күпләр мәктәптә өчлегә укыган кеше киресенчә тормышта үз урынын таба, югарыга үрмәли диләр. Ышаныгыз: бу алай түгел. Мин үзем мәктәпне алтын медальгә, югары уку йортын кызыл дипломга бетердем. Һәм укуның тормышымда һәрвакыт кирәге чыкты. Укыгыз, тырышыгыз, - диде ул.

Мәктәп укучылары концерт номерлары күрсәтте, беренче укытучыларына чәчәкләр тапшырды. Күпләрнең күзендә яшь иде. Ничә еллар туганнан да кадерлерәккә әверелгән укытучылар, классташлар белән ни дисәң дә хушлашуы авыр инде...

Даша Курлянова:

Бер караганда күңелле дә, икенче яктан моңсу. Алда яңа дәвер - студент чоры көтә. Классташлар белән аерыласым да килми. Алда катлаулы моментлар: БДИ бирәсе. Әмма хәзер ул да куркытмый. Бер ел эчендә өйрәнеп беттек инде. Казан федераль университетына укырга керәсем килә. Хыялым инженер-химик булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса