Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Көн темасы

Әлмәт медицина хезмәткәрләрен котладылар

Ел да июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Быел Әлмәтнең ак халатлы һөнәр ияләрен 11 июнь көнне үк котладылар.

Бүген Әлмәт районында 20 дән артык медицина учереждениесе эшләп килә. Аларда меңләгән хезмәткәр эшли.

Тантанага район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин да килгән иде. Медикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, ул авыр һәм игътибарлылык сорый торган хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. Медицина өлкәсендә уңышлы эшләре өчен табибларга, акушерларга дипломнар тапшырды.

Шулай ук, Әлмәт медицина хезмәткәрләрен котларга ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева да килгән иде. Ул да медицина хезмәткәрләренә һәм сәламәтлек темасын яктырткан журналистларга грамотолар тапшырды.

"Нефтьче" Мәдәният йортында барган тамашаны үзләренең моңлы җырлары белән Луиза Якупова, Рамил Галимҗанов, Алексей Волков, Ильяс Валеев һ.б. бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса