Әлмәт кикбоксеры Европа беренчелегендә җиңде
Әлмәтнең Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Денис Скворцов яшьләр арасында кикбоксинг буенча Европа беренчелегендә катнашты.
14-22 сентябрь көннәрендә Польшада үткән әлеге ярышлар 34 илдән 1700 дән артык спортчыны җыйды.
54 килограммлы үлчәү категориясендә чыгыш ясап, Денис өч тапкыр көрәшә һәм өчесендә дә матур җиңүгә ирешеп, беренчелектә җиңүче булып таныла.
Денис Скворцовка 16 яшь, ул башта Идел буе федераль округы беренчелегендә, аннары инде илебез күләмендә җиңүләр яулый-яулый, әлеге мәртәбәле форумда Россия данын яклау хокукын яулады.
Шушы көннәрдә Денис Скворцовка Әлмәт муниципаль районы башлыгының дәрәҗәле кунагы булу бәхете насыйп булды. Мәҗит Салихов перспективалы спортчыбызны халыкара ярышларда югары нәтиҗәгә ирешүе белән ихластан котлады. Район башлыгы белән очрашуга яшь кикбоксерның әтисе - акробатика буенча СССРның спорт мастеры Николай Скворцов, «Алга» спорт клубы җитәкчесе һәм тренер Марат Гыймаев, шулай ук Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (СДЮСШОР) директоры Эдуард Гаджиев та чакырулы иде.
Әлмәт спортчыларының республика, россиякүләм һәм халыкара ярышларда саллы җиңүләргә ирешүе традицион рәвештә район дәрәҗәсендә дә билгеләп үтелмичә калмый. Гадәттә андый әңгәмәләр барышында эре турнирларда җиңүчеләрне һәм призлы урын яулаучыларны муниципаль район башлыгы тәбрикли, ә спортчылар үзләре журналистларның сорауларына җавап бирә һәм киләчәккә планнары белән уртаклаша.
- Денис Европа дәрәҗәсендә шәһәребез, республикабыз, илебез данын лаеклы яклады. Ул - яшьләр өчен гаҗәеп яхшы үрнәк. Үз хезмәтең, талантың бәрабәренә әллә нинди мәртәбәләргә ирешергә мөмкин булуын алар массакүләм мәгълүмат чаралары аша күреп-белеп торсыннар. Денис кебек егетләр - безнең горурлык ул. Алар үрнәгендә һаман саен күбрәк балалар һәм яшүсмерләр спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә тартыла, - дип белдерде Мәҗит Салихов.
Денисның тренеры Марат Гыймаев малайны Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә 2009 елда әнисе алып килүен бәян итте.
- Аның тамырларында спортчы каны ага, Денисның әтисе - акробатика буенча СССРның спорт мастеры. Шулай да, дөресен әйтәрәк, без бу егеттән рәт чыгар дип уйламаган идек. Бернинди сыгылмалылыгы, пластикасы юк. Ә аның белән чынлап торып кызыксынуыбыз ул бокс буенча республика чемпионын җиңгәннән соң башланды. Егетнең үҗәтлеге, тырышлыгы, зур киләчәге барлыгын шунда аңладык, - дип ялгышуларын таныды Марат Гыймаев.
Карап торышка басынкы гына, тыйнак егет турында тренеры: «Аз сөйли, әмма күп эшли ул», - ди. Европа беренчелеге алдыннан Россия командасы составында катнашкан җыеннарда Әлмәт кикбоксерына башка төбәкләрдән килгән белгечләр дә игътибар иткән.
- Яныбызга килеп алар Денисның көчле ихтыярлы, стандарт булмаган, сугышчан характерлы булуын билгеләп үттеләр. Ә болар спортның әлеге төре белән шөгыльләнүчеләр өчен иң кирәкле сыйфатлар да инде. Андыйлар үҗәтлек, рух ныклыгы, йөрәкләре белән җиңәләр. Алар өчен авторитетлар юк, ә бу иң мөһиме, - дип ассызыклый Марат Гыймаев.
Денисның җиңүләре аның үз үлчәү категориясендә Россия буенча беренче булуын раслады. 54 килограмм 16 яшьлек спортчы өчен бик яхшы күрсәткеч. Сүз уңаенда әйткәндә, бу аңа зур җаваплылык та өсти. 172 сантиметрлы гәүдәсе белән ул шушы авырлыкны да, шул ук вакытта яхшы физик формасын да саклап калырга тиеш. Тренировкаларда, ярышларда шактый энергия исраф итүче үсеп килүче организмга моңа ничек ирешергә кирәклеген Денисның әнисе бик яхшы белә. Тикмәгә генә очрашуда аны «туклану буенча мастер» димәделәр.
Асылда Денис Скворцов тренерлары Андрей Рыжиков белән Марат Гыймаев, СДЮСШОР директоры Эдуард Гаджиев, әтисе Николай Федорович белән әнисе Ирина Павловналардан торган мини-җыелма команда әгъзасы. Аның ирешкән нәтиҗәләре - һәркемгә үз роле бүлеп бирелгән шушы команданың уртак тырышлыгы нәтиҗәсе.
- Үзем спортчы буларак, улым да нәрсәгә дә булса өйрәнсен иде дидем, - дип сөйли Николай Скворцов. - Спортка без аны дүрт яшендә бирдек: башта фигуралы шууга, аннары акробатикага, соңрак бассейнга. Ул берсендә дә артык зур энтузиазм күрсәтмәде, шулай да без аның спорт линиясе буйлап алга баруын теләдек. Булачак Ватан сакчысы буларак та, сәламәтлеген ныгыту өчен дә егеткә спорт белән шөгыльләнү бик кирәк. Аннары, безнең бәхеттән, бокс һәм кикбоксинг төркеме ачылды. Әнисе барып тренерлардан аны секциягә алуларын үтенде. Менә шуннан башланды да инде. Баштарак улыбыз өчен ниндидер бер курку хисе бар иде, ни дисәң дә, спортның куркыныч төре бит. Ләкин аның мавыгып шөгыльләнгәнен күреп тынычландык. Андый очракларда теләк булу барыннан да өстен. Һәм без ялгышмадык. Әнисе туклану мәсьәләсен үз өстенә алды. Спортчылар өчен бу аеруча мөһим, бигрәк тә үсмер яшьтә: организм үсә, ә гәүдә авырлыгын тотарга кирәк. Ул Денис өчен махсус диетадан файдалана, түземлегенә исә исең китәрлек!
- Россия җыелма командасы табиблары Денисның ничек тукланганын, нинди витаминнар кулланганын белгәч бик гаҗәпләнделәр, моны каян белүебез белән кызыксына башладылар. Денисның әнисе бу эштә менә дигән белгеч булуын әйттек, - дип өстәргә ашыкты Марат Гыймаев.
Сүз уңаенда әйткәндә, Денис - кешеләрнең бернигә карамастан күпкә ирешә алуларының бер мисалы. Ул СДЮСШОРга килгәндә сәламәтлеге бик үк ныклы булмый. Көчле аллергия һәм астма аркасында ДРКБ табиблары аңа спорт белән шөгыльләнүне катгый рәвештә тыялар.
- Без, тренерлар, үз өстебезгә зур җаваплылык алып, әти-әнисенә улыгыз әкренләп кенә шөгыльләнсен дип рөхсәт иттек. Бер елдан малай кабат ДРКБга барды. Спирография үткәргәндә табиблар өнсез калганнар. «Ничек дәваландың, ниләр эшләдең?» - дип сорашканнар. Ул исә: «Спорт белән шөгыльләндем», - дип җавап биргән. Тегеләр күбрәк шөгыльләнергә кушудан гайре берни әйтә алмаганнар. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше авыруларны җиңә ул, - дип яшь чемпионның кечкенә генә серен ачты Марат Гыймаев.
Зур җиңүләр Денисны бозмаган, ул «йолдыз чире» белән чирли башламаган, һавалы түгел.
- Кечкенә яки зур булуына карамастан, җиңү кайвакыт кешеләрне боза да ул. Шуны белгән хәлдә мин улымда яхшы сыйфатлар тәрбияләргә, медальләр санына карамыйча, һәрвакыт тыйнак, әдәпле кеше булып калырга кирәклеген төшендерергә тырыштым. Гомумән алганда, аның холык-фигыле үзгәрмәде кебек, әмма үҗәтлеге артты, күрәсең, ярышлар категориясе шундый булуны таләп итәдер. Өйдә дә, иптәшләре янында да ул элеккечә үк, тәкәббер түгел. Кешеләр белән аралашуда да тәртипле, мөлаем. Сугышчан характеры ныграк сизелсә дә, үзе шундый ук, - дип улына бәя бирә Денисның әтисе.
Соңрак без спортчының әнисе белән аралашу бәхетенә дә ирештек. Ирина Павловна Денисның сүз тыңлаучан малай булуын, ә аның җиңүләре үзенең генә түгел, бөтен остазларының тырыш хезмәте нәтиҗәсе икәнлеген әйтеп узды.
- Тренерларына рәхмәт, алар улыбыз өчен өлкән иптәш тә, остаз да. Аның тренировкаларга ничек ашкынып барганын күрсәгез! Димәк, анда шундый атмосфера хакимлек итә, шундый рухи җирлек, кәеф тудырыла. Шуңа һәр ярыштан җиңүләр, медальләр белән кайта да, - диде инану белән Ирина Скворцова.
Ә менә чемпионның үзенең тавышын ишетү бик җиңел бирелмәде. Журналистлар һәм район башлыгының сорауларына кыска гына җавап биреп, егет күнегүләрне көн саен үткәрүен, гадәти эш көннәрендә спортзалда, ял көннәрендә өйдә шөгыльләнүен; дуслары белән аралашырга вакыты бик күп калмавын; компьютер артында утырырга, элеккечә үк бассейнда йөзәргә яратуын, ә көченең нигездә йоклаган вакытта кабат торгызылуын бәян итте.
Очрашу ахырында Мәҗит Салихов Дениска һәм аның тренерына Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатын тапшырды һәм, яшь спортчының инде хәзердән үк сизелерлек җиңүләргә ирешүен ассызыклап, аның ирешелгәннәрдә тукталмавын теләде.
Людмила ВОРОНИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа