Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Көн темасы

Әлмәт ишегаллары әле дә чәчәктә [+ФОТОЛАР]

Бер танышымның апасы шәһәрдәге фатирын сатып, авылга кайтып китте. «Һәркем үз фатирларына бикләнгән, беркемгә бернәрсә дә кирәкми, күңелсез. Подъездлар шыксыз, капка төбенә чыгып утыручылар да юк», дигән иде ул. Бу сүзләр Әлмәт урамнары буйлап ишегалларын карап йөргәндә капылт кына искә төште. Һәм юкка түгел.

Әлеге апаның ни өчен хәтергә килүенең сәбәбен аңлатканчы, сүзне дәвам итеп шунысын да әйтеп узасы килә: авыл да нык үзгәргән икән. «Хәзер кеше кешегә бик йөрми, сулар өйдә генә булгач, кое-чишмәгә чиләк-көянтә күтәреп баручылар, элеккеге кебек су алганда гәп куертып, яңалыклар ирештерүчеләр дә юк» - өч айдан соң ясалган нәтиҗә әнә шундый. Танышымның апасы нык ялгыша. Теләгән кешегә шәһәрдә дә күңелле, файдалы итеп, аралашып яшәргә була. Без моңа «Чәчәккә күмелгән ишегалды», «Чәчәктә утыручы балкон», «Иң яхшы подъезд» бәйгеләрендә катнашучыларның тырыш хезмәтен карап, аларга бәя биреп йөргәндә тагын бер кат инандык.

Көзнең дә беренче ае тәмамланып килә. Салкыннар да булып алды. Әмма әле кайбер ишегалларын, балконнарны һаман да аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Бу шушы йортларда яшәүчеләрнең хезмәте нәтиҗәсе. Төзүчеләр проспектындагы 35 нче йортта яшәүче Дамира Сабитованың балконына карап, сокланып киткән кешеләр аз түгел. Хәер, аны балкон дип тә булмый. Подьезд ишеге өстендәге түбәгә өске катта яшәүчеләр теләсә нәрсә ыргыта башлагач, балык ише нәрсәләр бозылып ис тараткач, әнә шундый ачык балкон ясап куярга булганнар. Ачык булгач, утыртылган чәчәкләр, гөлләр дә тышкы якка кадәр асылынып, таралып үсә. Узгынчылар хәтта шушы матурлык өчен мактап та китә икән әле. Йортның ишегалдында да чәчәкләр үсә. Анысын йортта яшәүчеләр бергәләшеп утырта, тәрбияли булып чыкты.

Шевченко урамындагы 140 нчы йорт ишегалды иртә яздан чәчккә күмелә. Төрле төстәге пионнар, ирисларның хуш исләре янында тукталмый мөмкин түгел. Монысы биредә ишегалдын җыештыручы Светлана Леонтьеваның матурлык яратуы нәтиҗәсе булып чыкты. Аның бәйгедә беренче ел гына катнашуы түгел. Призлы урыннар да яулаганы бар.
- Мин казынырга, бакчада эшләргә, чәчәкләр үстерергә яратам. Янәшәдәге ишегалдында да чәчәкләр өчен түтәл казый башладым, - ди ул.
Күңелне әрнетерлек күренешләргә дә юлыккалый Светлана ханым. Өлкәннәр күз алдында ук балалар йорт каршында кечкенә коймалар белән әйләндереп алынган түтәлләргә кереп чәчәкләр өзеп, әниләренә бүләк итәләр. Аларга өзәргә ярамаганлыгын аңлатасы урынга яшь әниләр елмаеп, рәхмәт әйтә.
Ленин урамындагы 113 нче йортта яшәүчеләр дә бердәм булып чыкты. Йортның буеннан буена яшеллек сузылган. Иҗатларын да эшкә җиккәннәр - кулдан ясалган гөмбәләр дә игътибарны җәлеп итә. Аның каравы ишегалларындагы эскәмияләре дә буш түгел - өлкәннәр рәхәтләнеп бер-берсе белән аралашып саф һава сулый.
Тимирязев урамындагы 17 нче йорт елның-елында шаккаттыра. Менә бу ишегалды ичмасам! Нинди генә агачлар, чәчәкләр юк. Хәтта алмагачларның җимешләре дә шул килеш - беркем дә тимәгән дә, өзмәгән дә. Әлеге матурлыкны биредә ишегалды җыештыручы һәм техничка булып эшләүче Гөлнур Галиева ясый булып чыкты. Үз теләге белән башкарган ирекле бу хезмәте, чәчәкләр турында сәгатьләр буе сөйли ала ул.
Тимирязев урамындагы 17 йорт подъездлар бәйгесендә катнашырга да заявка биргән. Ишекне ачуга аягыбыз келәмгә басты. Баскыч буйлап күтәрелгән саен үзебезне кемнеңдер фатирында кебек хис итте. Тәрәзәдә челтәрләр, гөлләр, стенада картиналар, почта әрҗәләрен, әйтерсең лә, әле бүген генә куйганнар, чисталык турында әйткән дә юк. Һәм бу тәртип шул килеш саклана икән. Балалар да тәртипсезләнми, чүп ташламый. Бер гаилә булып яшәү шушы буладыр инде ул.


Шөкер, мондый ишегаллары, балконнар, подъездлар санаулы гына түгел Әлмәтебездә. Бәйгегә килгәндә, аңа нәтиҗә март аенда ясала һәм җиңүчеләр торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан уздырылган тантанада бүләкләнә.
Ирина Апачаева
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса