Реклама
Игенчеләр алдына бөртеклеләрне урып-җыюны августта төгәлләү бурычы куелды.
Республика хуҗалыкларында бүген 3,5 мең комбайн исәпләнә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш яхшы оештырылган очракта тәүлегенә 60 мең гектар мәйданны "яуларга" мөмкин дип исәпли. Әлегә техникаларның әзерлеге 84 процент кына тәшкил итә. Президент Рөстәм Миңнеханов Зәй районында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә бер генә килограмм бөртекнең дә югалырга тиеш түгеллеген ассызыклады. Быел Татарстанның азык-төлек фондына кимендә 300 мең тонна бөртек әзерләнергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы