Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт хатын-кызлар советы вәкилләре төбәктә бала һәм ана сәламәтлеген саклау проблемаларын ачыклады

"Хатын-кызлар советының куен дәфтәре". Шундый исем белән бүген Әлмәт хатын-кызлар советы вәкилләре төбәктә бала һәм ана сәламәтлеген саклау проблемаларын ачыклау сәфәренә чыкты.

Дәфтәргә теркәлгән мәсьәләләрнең бер өлешен совет үз мөмкинлекләреннән чыгып хәл итәргә уйласа, катлаулыларын, ягъни зур чыгымнар таләп ителгән проблемаларны чишүгә муниципаль хакимият һәм республика даирәләрен җәлеп итәргә ниятли.

Сәламәтлек - иң зур байлык. Ә балалар сәламәтлеге - ул киләчәк. Шуны кайгыртып, 2011 елда Әлмәттә хатын-кызлар консультациясен, бала тудыру йортын, балалар поликлиникасын һәм хастаханәсен бер структурага "Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе"нә берләштерделәр. Бала сәламәтлеген булачак сабыйны планлаштырудан алып 18 яшькәчә күзәтеп тору ниятләре. Сәламәтлек саклау тармагындагы проблемаларны ачыклауны хатын-кызлар советы әлеге "Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе"ннән башлады да.

Гаиләне планлаштыру үзәгендә, мисал өчен, комиссиягә җирле бюджеттан 500 мең сум күләмендә контрацептив препаратлар өчен бүленгән акчаның кыскартылуы белән бәйле проблема турында әйттеләр. Балигъ булмаганнар арасында очраклы йөклелекне кисәтүдә сизелерлек ярдәм булган ул. Ә бу проблема кискен тора. 2012 елда бирегә балигь булмаган 40 тан артык үсмер мөрәҗәгать иткән. Шуларның 18е авырын төшергән, 20 дән артыгы йөклелек вакыты зур булганга физиологик һәм рухи әзерлексезлегенә карамастан баласын табарга мәҗбүр булган

Танышуның чираттагы пункты перинаталь скрининг, ягъни 12 атна дигәндә карындагы баланың генетик авыруларын ачыклау үзәгендә дә казанышлар исемлегенә проблема белән нокта куйдылар. Атап әйткәндә, эксперт класслы аппаратта республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендәге 6 районыннан йөкле хатын-кызлар тикшерү уза. Узган ел, мисал өчен, исәпкә басканнарның 70 проценты тикшерү узган. Бу республикадан "төшерелгән" квота. Тикшерү нәтиҗәсендә 14 очракта хромосома, 33 очракта яралгы үсешендә башка аеруча җитди тайпылышлар билгеле булган. Быелның узган 3 аенда скрининг тикшерүе тагын шундый 18 тайпылышны ачыклаган. Үзәк белгечләре сүзләренчә, скрининг тикшерүе квотасын арттыру зарури.

Очрашуда табиблар шулай ук төзекләндерү, балалар хастаханәсендә реанимация бүлеге булдыру, медицина җайланмаларын яңарту, кадрлар кытлыгы кебек проблемалар турында да искәртте.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250