Әлмәт башлыгы җиңүчеләр арасында
Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин «Закон Территориясе» республика бәйгесе җиңүчеләре арасында.
Бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында ел саен үткәрелә торган әлеге бәйгегә йомгак ясалды. Быел ул унынчы тапкыр үткәрелде. Җиңүчеләрне хөрмәтләүдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты рәисе урынбасары Рафил Нугуманов, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.
Җиңүчеләрне тәбрикләп, Алексей Песошин әлеге бәйгенең һаман саен популярлаша баруын, актуальлеген һәм кирәкле булуын билгеләп үтте. Анда катнашучылар артуын ассызыклады. Конкурсантларга гражданлык инициативасы күрсәтүләре һәм эчке эшләр органнарына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia