Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт балалар бакчаларында милли атналык кысаларында чаралар уза (+фото, видео)

Әлмәтнең мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләрендә милли атналык игълан иттеләр. Аның кысаларында балалар бакчаларында туган телгә, Габдулла Тукайга, татар мәдәнияте-сәнгате белән таныштыруга багышланган чаралар оештырыла. Бүген "Алтынчәч" балалар бакчасында "Балачак бәйрәме" дип аталган шигырь конкурсы үтте.

Бу традицион шигырь бәйгесен быелгы юбилейларга багышлаганнар. Балалар шушы җирлектә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең шигырьләрен тәкъдим итте. Җирлек әдипләре үзләре дә бу чарага чакырулы иде.

Конкурс ике көн дәвам итә. Иртәгә катнашучыларны 53 балалар бакчасы кабул итәчәк. Бәйгедә Әлмәт шәһәренең 50 һәм 7 авыл балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнаша. Аларның иң зурысына 6, кечесенә 2 яшь. "Туган якка, торган җиргә, туган телгә мөнәсәбәтен балалар төбәк әдипләре иҗаты аша белдерә" - мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында милли мәгариф буенча белгеч Сиринә Җиһаншина чараның максатын шулай билгели.

Бәйгенең беренче көнендә 63 санлы "Калинка" балалар бакчасыннан Сөнгәтуллин Айнур 1 урынга лаек дип табылды. Әдип Маликовның "Нефтьчеләр җыры"н башкарган Айнур шигырьне сәнгатьле сөйләве, сәхнәдә үз-үзен тотышы белән жюрины да, тамашачыларны да шаккаттырды. Бу көнне 14 нче балалар бакчасыннан Зәлия Нәбиуллина икенче, 29 нчы бакчадан Алия Гайнетдинова өченче урынга лаек дип табылды. "Иң яшь башкаручы" номинациясендә жюри 4 яшьлек Гөлшат Сәяхованы, "Үзенчәлеклелек өчен" номинациясендә Айнур Галәветдиновне һәм Ясминә Хафизоваларны җиңүче дип билгеләде.

Сиринә Җиһаншина сүзләренчә, бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә 7, районда 18 милли балалар бакчасы эшли. "Элегрәк ата-аналар татар төркемнәренә балаларын теләп йөртсә, соңгы елларда мөнәсәбәт бераз үзгәрде",-ди милли мәгариф буенча белгеч.

- Ләкин республикада татар һәм рус телләре дәүләтнеке буларак гамәлгә кертелгән икән балалар бакчаларында да укыту-тәрбия шул таләпләр нигезендә алып барылырга тиеш. Без шул юнәлештә эшлибез дә. Әти-әниләр колагына шуны искәртәсе иде: теле ана теле белән ачылган баланың тәрбия дәрәҗәсе дә, халкына, туган теленә мөнәсәбәте дә башкача, күпкә яхшырак була.

Май аенда тәрбиячеләр мәктәп мөгәллимнәре белән уртак семинарга җыелырга ниятли. Очрашуда татар теленә өйрәтү буенча балалар бакчасында башланган эш юнәлешен мәктәптә дәвам итү турында фикер алышачаклар.

Ләйләгөл Минаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250