Әлмәт авыллары нинди ярдәм тоя, нинди проблемалар белән яши бүген?
Авыл булмаса, шәһәрнең дә киләчәге юк.
Моны исбатлап тору кирәкмидер. Бүген өстәлләрдән өзелмәгән күпереп пешкән ипи-күмәчләрсез, ит-сөтсез тормышны гына күз алдына китереп карарга кирәк. Алардан башка яшәү мөмкинме? Ә авыллар үзе нинди ярдәм тоя, нинди проблемалар белән яши бүген?
Авылның үткәндәгесе белән бүгенгесе арасында аерма зур, әлбәттә. Утын ягып интегәсе юк, кайберәүләр хәтта мунчаны да газга тоташтырган. Өйләрендә суы булмаганнар да елдан-ел кими бара. Күбесенең бәдрәфләре дә өй эчендә. Автомат кер юу машинасыз гаилә шулай ук сирәк. Капка төпләренә генә күз салыгыз - күпләрнең шәхси тракторлары, машиналары тора. Әлмәт районында 36 авыл җирлеге исәпләнә. Бүген аларга Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсен һәм Тихоновка авылын да керткәндә 51338 кеше гомер кичерә. Районда яшәүчеләрнең байтагы нефть тармагында һәм авылларына якын урнашкан башка предприятиеләрдә эшли. Авыл җанлы, җир кешесе булып калучылар, ата-бабаларының эшләрен дәвам итүчеләр, фермер булып китүчеләр дә бар. Районда 22 гаилә фермасы санала.
- Узган ел аларның санын тагын 12 гә арттыру планлаштырылган иде дә, 3 гаилә фермасын гына эшләтеп җибәрү мөмкин булды, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Алексей Грушин дүшәмбе киңәшмәсендә ясаган чыгышында.
"Башлангыч фермер" программасы буенча грант алуда катнашкан 9 гаилә фермасыннан үткән ел икесенә бәхет елмайды. Зөлфия Юпаева белән Ришат Харисовлар 1,5 миллион сумлык грантка ия булдылар.
Замана белән бергә атлаучылар эшмәкәрлек кәсебенә кереште. Әлмәт авылларыннан 30 га якын эшмәкәр теркәлгән. Аларның күпчелеге транспортта кешеләр ташу, сәүдә итү белән мәшгуль. Җәмәгать туклануы юнәлешендә хезмәт күрсәтүләр, умартачылык, игенчелек белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Әлеге 30 эшмәкәр 60 ка якын даими өстәмә эш урыны булдырган. Кызу эш өстендә эшләүчеләр саны тагын да арта.
- Без район буенча анализ ясадык һәм авыл җирлекләрендә 400-500 ләп эшмәкәрнең үз эше белән шөгыльләнүен ачыкладык. Аларның 70-80 ләбе авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә. 100 гә якыны шәхси хуҗалыкларыннан (ЛПХ) яхшы гына табыш алып яши. Әгәр дә аларга ярдәм күрсәтелсә, бу хуҗалыклар фермер яки гаилә фермасы буларак та эшли алыр иде, - диде Алексей Грушин.
Әлбәттә, терлек асрау җиңел түгел. Моның өчен физик көч, тырышлык, алны-ялны белмичә эшләү кирәк. Шуңа күрә бүген мал асраучылар арасында терлекләрнең баш санын кыскартырга теләүчеләр дә бар. Аннан соң фермер булып теркәлгән очракта салым түләргә туры киләчәк. Ә менә үзләрен авыл хуҗалыгы бизнесын үстерүдә сынап караучыларга район программасы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук аларга федераль программаларда да катнашуда ярдәм күрсәтеләчәк.
Сүз уңаенда шуны да билгеләп үтәсе килә,ташлама каралган кредиттан узган ел 451 хуҗалык файдаланган. Бу 134,5 миллион сум дигән сүз. Кузайкино, Түбән Мактама, Бишмунча, Елховой, Сөләй авыл җирлекләре кредитларны күп алган. Район программасы буенча былтыр сөт җитештереп сатучыларга 2854706 сум субсидия түләнгән. Новотроицк авылында яшәүче Владимир Горбунов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының шәхси хуҗалыклар арасында уздырган бәйгесендә иң яхшы булып танылган. Гаилә фермалары арасында Сөләйдән Наил Маннапов, "Авыл хуҗалыгы бизнесы үсеше" номинациясендә Нәдер авыл җирлеге иң яхшылар арасында.
Биш авыл җирлеге - Борискино, Аппаково, Клементейкино, Тайсуган, Ямаши республикада иң яхшылар булып танылды һәм автомобильләр белән бүләкләнде. Ямаши, Борискино һәм Миңлебай авыл җирлекләре 1 миллион сумлык грант ияләре булдылар. Бу акчалар авыл урамнарын һәм социаль объектларны төзекләндерүгә тотылачак. Җиңүләр, уңышлар күп, аларның кайберләре мисалга юкка гына китерелмәде. "Күктән яуган" әлеге акчалар артында тырыш хезмәт ята.
- Ремонт, төзелеш эшләре шәһәрдә генә түгел, авылларда да алып барыла, - дип искәртте Алексей Грушин. - Нефтьчеләрнең саллы ярдәмен дә билгеләп үтәсе килә. Алар хисабына Ерсубайкино, Әлмәт һәм Урман Кәләе авыл җирлекләрендә 11 миллион сумга суүткәргечләр төзелде. Депутатлар ярдәме белән тагын 8 авылда суүткәргечләр алыштырылды.
Халык ышанычлылары күперләрне ремонтлауда да өлеш керткән. Васильевка, Ямаши һәм башка авыллардагы күперләр дә искергән, аларга да ремонт кирәк булып чыкты.
Шөкер, район авыллары яңара, яшәү өчен шартлар туа бара. Республика программалары нигезендә төзелүче, капиталь ремонт уздырылучы медицина пунктларына, клубларга, мәктәпләргә, балалар бакчаларына карап шатланмый мөмкин түгел. Авыл яңара икән, димәк, ул озын гомерле, киләчәге бар. Тормыш итү өчен уңайлы шартлар булган авыллардан яшьләр дә китми, биредә генә йорт җиткерү ягын карый. Узган ел яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программасында катнашкан 15 кеше үз почмагын булдыруга 12,7 миллион сум субсидия алган. Эшлә һәм яшә генә!
"Безнең районның авыл җирлекләре башлыклары - тату бер коллектив. Аларның һәммәсе үз авылларын матурлау, тәртип урнаштыру, күзәтелгән проблемаларны чишү өчен янып-көеп, бер-берсе белән ярышып яши. Быел да нәтиҗәле эшләргә тырышачакбыз", - диелде чыгышта. Амин, шулай булсын!
Ирина Апачаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа